tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Укытучылар бәйгесе
Укытучылар бәйгесе

Укытучылар бәйгесе

Татарстан Респсубликасы мәгариф һәм фән министрыгы тарафыннан “2014–2020 елларга Татарстан Республикасында башка телләрне саклау, өйрәнү, үстерү буенча Татарстан Республикасы Дәүләт программасы”н гамәлгә ашыру, иҗади эшләүче укытучыларның хезмәтләрен бәяләү, ана теле һәм әдәбияты укытучысының педагогик эшчәнлеген активлаштыру, аларның ролен күтәрү, алдынгы тәҗрибәне барлау һәм тарату максатыннан, 2014 нче елның 25–27 нче март көннәрендә, Халыклар дуслыгы йортында, ана теле һәм әдәбияты укытучыларының Бөтенроссия “Туган тел” мастер класс бәйгесе узды. Үз көчләрен сынарга, белемнәрен уртаклашырга Россиянең төрле почмакларыннан, Башкортстан, Төмән өлкәсе, Мәскәү шәһәрләреннән ана теле укытучылары килгән иде.

Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты рәисе Ринат Закиров исеменнән бәйгедә катнашучыларны “Ак калфак” татар хатын–кызлар иҗтимагый оешмасы җитәкчесе Кадрия Раис кызы Идрисова котлады, Рәхмәт хатлары, истәлекле бүләкләр тапшырды.

 Гөлүсә Низаметдинова

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*