tatruen
Баш бит / Яңалыклар /   Ульяновск өлкәсе татар краеведлары җыены узды
  Ульяновск өлкәсе татар краеведлары җыены узды

  Ульяновск өлкәсе татар краеведлары җыены узды

    Ульяновскида Сембер төбәгендәге татар тарихчыларының   беренче Җыены узды.

 Соңгы 3-4 ел эчендә Ульяновск өлкәсендәге байтак кына татар авыллары турында китаплар басылып чыкты. Аларның күпчелеге Иске Кулаткы районындагы авылларга багышланган. Гадәттә аларны шушы авылларда яшәүче тарих укытучылары һәм мәдәният хезмәткәрләре яза.

Узган елны Чардаклы районында яшәүче Наилә Патиева үзенең туган ягы –Татарстанның Чистай районы Яуширмә авылы турында саллы гына китап чыгарган иде. Бүген алар тормыш иптәше Җәмил ага Хәкимов белән Чардаклы районындагы татар авыллары тарихына багышланган хезмәт белән мәшгульләр.

   Өлкәнең татар автономиясе хәзер төбәк тарихын, татар авылының үткәне һәм бүгенге көнен өйрәнүгә мәктәп укучыларын да җәлеп итү буенча эш алып бара.

Ике йөз битле “Сембер-Ульяновск төбәге татарлары” дигән  энциклопедия басылып чыкканнан соң, редакциягә укучылардан яңа атамаларны, керми калган шәхесләрне өстәп икенче басманы әзерләргә кирәк дигән хатлар килә. Хәзер форумда сайланган төбәк тарихын өйрәнүчеләр Советы шуларны җыю өстендә эшли башлаячак.    Татар төбәк тарихын өйрәнүчеләр Форумында өлкәнең дәүләт архив хезмәткәрләре һәм   галимнәр чыгыш ясап, авыл тарихын язарга теләүчеләргә киңәшләрен һәм тәкъдимнәрен әйттеләр, методик кулланмалар да тараттылар.

     Рамис Сафин,  Ульяновск  шәһәре

 

 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*