tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Ульяновск өлкәсендә танылган журналист һәм язучы Мәхмүт Алмаев хөрмәтенә мәрмәр такта ачылды
Ульяновск өлкәсендә танылган журналист һәм язучы Мәхмүт Алмаев хөрмәтенә мәрмәр такта ачылды

Ульяновск өлкәсендә танылган журналист һәм язучы Мәхмүт Алмаев хөрмәтенә мәрмәр такта ачылды

Үз заманының танылган журналисты, язучысы, Оренбургта “Чүкеч” дигән журналны гамәлгә куючы һәм аның мөхәррире булып эшләсә дә, ни кызганыч, Мәхмүт Алмаев исеме ни өчендер “Татар поэзиясе антологиясе”нәдә кертелмәгән. Татар Сайманы авылында да алар нәселеннән бер генә кеше дә калмаган. Моннан 145 ел элек Мәхмүт Алмаев туган нигездә бүген Сәет ага Нәнюков гаиләсе яши.

Заманында Татар Сайманында 6000 нән артык кеше гомер иткән, берничә мәчете булган. Шунысы сөенечле-әлеге мәчетләрнең икесе сакланып калган. Алар бүген дә халыкка хезмәт итәләр. Ә йортлар һәм кеше саны еллап түгел, айлап диярлек кими бара.

Гомер буе мәктәптә татар телен укыткан Мәүлет ага Саюков Мәхмүт Алмаев исемен халыкка җиткерү, аны мәңгеләштереп авылдашларына кайтару буенча зур эш куя. Беренче эш итеп, ул аның 2014 нче елда “Сиксән сигез фикърә” дигән китабын чыгара.
Мәгълүм булганча, Мәхмүт Алмаев 1906 нчы елда Оренбургта “Чүкеч” исемле юмористик журнал нәшер итә башлый. Билгесез сәбәпләр аркасында аның нибары алты гына саны чыгып кала. Мәүмүт Алмаев эзләре буйлап Мәүлет ага Оренбург якаларына барып чыга, архивларда эшли.

Үзе дә шушы авылдан чыккан,Ульяновск дәүләт университетында эшләүче Абдулла Ямбаев такта ачу тантанасында: “Мәхмүт Алмаев истәлегенә мәрмәр такта ачубезнең өчен түгел, ә киләчәк буыннар өчен кирәк,”- дип ассызыклады.

Бүген мәгариф ветераны Мәүлет ага Саюков утыз өч яшендә вафат булган авылдашы Мәхмүт Алмаевның туганнарын һәм китапларын, шәхси әйберләрен табу белән шөгылләнә.

 Рамис Сафин,

Ульяновск өлкәсе

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*