tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Ульяновскида Татар теле һәм мәдәнияте көнен билгеләп үттеләр
Ульяновскида Татар теле һәм мәдәнияте көнен билгеләп үттеләр

Ульяновскида Татар теле һәм мәдәнияте көнен билгеләп үттеләр

19 ноябрьдә Ульяновскиның Вешкайма районында Татар теле һәм мәдәнияте көне билгеләп үттеләр. Вешкайма районында төрле милләт вәкилләренең татулыгын һәм бердәмлеген ныгыту, аларның милли үзенчәлекләрен саклау буенча зур эш алып барыла. Бу турыда “Өмет” газетасы хәбәр итә.

Бәйрәм кунагы – Ульяновск өлкәсе татар милли-мәдәни автономиясе башкарма комитеты рәисе урынбасары Рифкать Әхмәдов җирле үзидарә органнарының һәм татар мәдәниятен, телен һәм милли гореф-гадәтләрне саклау һәм үстерү буенча милли татар автономиясенең бергәләп эшләвенә уңай бәя бирде.

Ун елдан артык районда татар милли-мәдәни автономиясе рәисе булган Галия Феткулловага рәхмәт сүзләре җиткерде. Районның милли автономиясенә 20 елдан артык. Яшәү дәверендә татар халкының мәдәниятен һәм гореф-гадәтләрен саклау буенча системалы эш алып барыла.

Ел саен Сабантуй уздырыла, берничә ел “Туган тел” татар теле берләшмәсе эшләп килә. Өстәмә белем бирү үзәге һәм милли мәдәни автономия укучылары район һәм өлкә конкурсларында һәм татар мәдәнияте фестивальләрендә катнаша. Вешкайма районында татар милли ансамблен булдыру турында карар кабул ителде.

Бәйрәм кунаклары һәм район халкы бәйрәм рухын тойсын өчен тырыштылар. Күргәзмә, бәйрәм концерты оештырылды. Милли ризыклардан авыз итү мөмкинлеге бар иде. Районда актив яшәү рәвеше алып баручыларга һәм районда милли татар мәдәниятен үстерү өчен тырышкан кешеләргә Рәхмәт хатлары тапшырылды.

tatar-inform.tatar

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*