tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Ульяновскида Иркәм ага Хәйретдиновның иҗат кичәсе узды
Ульяновскида Иркәм ага Хәйретдиновның иҗат кичәсе узды

Ульяновскида Иркәм ага Хәйретдиновның иҗат кичәсе узды

Ульяновск шәһәренең «Бердәмлек» милли китапханәсендә өлкәнең татар милли хәрәкәтенә нигез салучыларның берсе, татар язучылары берләшмәсе әгъзасы, «Өмет» газетасының актив хәбәрчесе Иркәм ага Хәйретдиновның 80 яшьлегенә багышланган иҗат кичәсе узды. Китапханәнең уку залына әдәбият сөючеләр, укытучылар һәм язучының күп санлы дуслары җыелган.

Газетаның баш редакторы Исхак Хәлимов юбилярны котлап, изге теләкләрен әйткәннән соң, ул газетаның С.Урайский исемендәге премиясен бирү комиссиясе карары белән әлеге бүләкнең Иркәм абыйга бирелүе хакында ирештерде. Чәй өстәле артында барган кичәдә автор үз шигырьләрен укыды, яшьлек хатирәләре белән уртаклашты.

Рәмис Сафин

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*