tatruen
Баш бит / Яңалыклар / “Умырзая”га – 25 яшь
“Умырзая”га – 25 яшь

“Умырзая”га – 25 яшь

Омскиның шәһәр татар милли–мәдәни үзәге каршында эшләүче «Умырзая» татар–башкорт фольклор ансамбле 2014 елда чирек гасырлык юбилеен билгеләп үтте.

Бу уңайдан шәһәрнең Яшь тамашачылар театры бинасында зур бәйрәм тантанасы узды.

«Умырзая» коллективы 1989 нчы елда Ләлә Әлимова һәм Фәрит Юмачиков җитәкчелегендә сәнгать дөньясына килеп керә һәм бүгенге халык тарафыннан җылы, яратып кабул ителә торган ансамбльләрнең берсе булып кала бирә.

Коллективны чирек гасырлык юбилей бәйрәме белән Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты рәисе урынбасары Марс Тукаев котлады. “Иҗат чишмәләрегез саекмаын, киләчәктә дә, бик озак еллар, милләтебезне сөендереп, йөзек кашы булып балкырга насыйп булсын”– диде ул.

Татарстанның атказанган артистлары Алсу Сөнгатуллина, Айдар Габдинов үзләренең матур җырларын бүләк иттеләр.

 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*