tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Вахит Имамов: Былтыргы «А»
Вахит Имамов: Былтыргы «А»

Вахит Имамов: Былтыргы «А»

Өстән “Татар халкының үсеш стратегиясен” булдыру турында фәрман төшерелде, соңгы айларда шуны үтәү йөзеннән, җир җимертеп, программа төзү бара. Республиканың алты районына җыелып та, Казан кабинетларына тупланып та шуны тикшерәләр, ошбу гамәл Рәсәйдәге алты каланың зур-зур залларына да күчеп бара инде.

Бер уйласаң, алдагы тормышка үр-максатлар куеп яшәү – алдан күрүчәнлек һәм саклану эше. Асылда да татар халкын зур тәгамле “өлкән агай” тарафыннан йотылудан, “россиянлы” дигән яңа кавем вәкилләренә әверелүдән саклап калу өчен стратегия дә, программа да мәгъ­куль. Икенче яклап баш кашысаң, безнең милләтне үстерү өчен, Мәскәү белән ике яклы шартнамә дә, 1990 елларда ук кабул ителгән Декларация һәм хәтта Конституциябез дә бар иде бит инде. Әмма мәскәүлеләр без бик тә өмет иткән Шартнамәне озынайтудан тавыш-тынсыз гына баш тартты, ул гына җитмәгән, Рәсәй Конституциясендә расланган “телләр тигезлеген” дә, Татарстанның Төп кануны байрак иткән “тигез хокуклы ике теллелек”не дә аяк астына салып таптадылар. Хәзер инде Мәскәүдәге мөнбәр осталары Рәсәйдәге Төп канунны бөтенләй үзгәртү турында яңа бер җыр суза. Аларча, Рәсәй сос­тавында милли республика йә төбәкләр булу – илнең бөтенлек вә куркынычсызлык нигезенә большевиклар тарафыннан салып калдырылган явыз бомба, мондый хәвеф держава дигән сүнмәс данлы дәүләтнең черегән бүрәнәле иске йорт шикелле җимерелеп төшүенә китерәчәк икән. Мондый, көтелмәгән аккорд яңгырагач, иртәгә Мәскәү даһиларының милли республикаларны гомумурыс губерналарына әйләндереп куюларына шаһит буласыларыбыз да ерак йөрми, дигән зур хәвеф бу.

Менә шундый гарасат йә кыямәт көтелгән кискен бер көннәрдә милләт сафларын берләштерү, барлау бик урынлы. Тик онытмыйк, башны саклыйк дигән олы стратегия безнең милләттә биш гасыр буена берөзлексез яши. Бүген уятылганы – гасырлар буена безне эзәрлекләгән афәт-бурычларны яңартып йә сипләп чыгу гына. Стратегия дигәннәрен төзегән чагында да тәгәрмәч йә велосипед уйлап табу артык. Петр, Анна, Елизавета кебек падишаһлар безне йоту һәм телебезне чукындыру өчен ике татар авылы уртасындагы яланга үлемгә йә Себергә хөкем ителгән җанкыяр белән каракларны китереп утырткан чагында да газиз бабаларыбыз, мәхәлләләр оештырып, авылны тирәләгән урлар төзеп, тимер кабыкка бикләнгән шикелле үзләрен саклый белгән. Елизавета-явыз губернадагы 536 мәчетнең 418 ен җимереп ташласа да, кыю бабакайлар хәллерәк авылдашларының йортларына җыелып дога-намазын укыган, мәд­рәсәләр тоткан, дененнән ваз чик­мәгән. 1870 елда Александр II “Рус булмаган халыкларны белемле итү”, ә дөресе, татар мәдрәсәләренә рус укытучыларын кертү, фәннәр укытуны тора-бара тулысынча русчага күчерү турында “үтә кайгыртучан” фәрман чыгарса да, безнең бүгенге мө­гал­лимнәребездән күпкә кыю һәм тәвәккәлрәк булган хәлфә-мөдәррисләр мәдрәсәләрдә сабак бирүне, ә авыл игенчеләре, салым түләүне туктатып, башбаштак хаким ияләренә каршы чыгудан да шүрләп тормаганнар.

Зиһене аек адәм балаларына тиз аңларлык. Үзәк безнең икетеллелек турындагы кануннарны салып таптый икән, һәрбер кала, район үзәкләре саен фәкать үз милләтебез балаларыннан гына хасил мәктәпләр ачу һәм сабыйларны катнаш уку йортларыннан йолып шуларга кайтару – Ана телебезне саклау, милләтне тарих тузанына әверелеп юкка чыгудан йолып калу юнәлешендә котылгысыз бурыч. Йә йотылып бетәбез, йә калабыз – Сират күпередәй бу сынауда башка юл юк. “Милләтнең үсеш стратегиясе” дигән программада да әлеге максат буеннан-буена ак җеп булып сузылырга тиеш. Мең еллар буена үз-үзләрен саклап кала белгән бабайлардан да акыллырак булып кыйлану бүген җинаятькә тиңдер. Эт типкесе хәленә калдырылган авыл мәдрәсәләреннән дөньякүләм мәшһүр Риза Фәхретдин, Тукай, Исхакый, Дәрдемәнд, Галимҗан Ибраһимов, 12 тел белгән Фатыйх Кәрими, Россиянең иң эре байларына әверелгән бертуган миллионер Хөсәенов яки Рәмиевләр үсеп чыккан икән, советлаштырылган яки урыслаштырылган катнаш мәктәпләрдән андый даһиларны көтеп җиткермәдек…

Сабакларны безгә тарих үзе бирә, юлны ул күрсәтә. Ләкин бабайлар каны һәм бабайлар даны белән сугарылган тарихның кадерен белү, аны яклау һәм үстерү дә таләп ителә шул. Әгәр без газиз тарихыбызны дөньякүләм мәйданнарга чыгарудан тукталабыз, моның өчен миллионлаган тәңкәлек чыгымнарны кызганабыз, йә булмаса ул байлыкны шәхси базга шудырабыз икән, яңакка кансыз рәвештә, усал чалтыратып, чит-ятлар яки кода-кардәш ушыбызга китермичә калмый. Әнә, безнең бабакайлар мәдрәсәләренә йөреп укыган Ашхабад каласында шәрык дөньясының иң олуг шагыйрьләренә багышланган һәйкәлләр аллеясы калкытканнар иде, анда хәтта безнең бөек Тукаебызга да урын тапмадылар. Без соңгы утыз ел буена Казан каласындагы урамнарга милләткә мөстәкыйль ханлык төзеп биргән Олуг Мөхәммәд, безнең тарихны данга күмгән Мөхәммәтәмин белән Сафагәрәй ханнар, халкы бер ук та очырмыйча, сыңар корбан да бирмичә коллыкка озаткан, әмма дошманы каршында мәңге тез чүкмәгән Сөембикә-ханбикә исемнәрен куша яки алар хөрмәтенә һәйкәл калкыта белмәдек. Хуҗалары сансызлаган алтынга һәм утарыннан куып чыгарылган гаярь тайга бугалак ташлаучылар табылмыйча калмый. Әнә, Астанада Сөембикәбез исемендәге урам да пәйда булды, һәйкәл дә калкып чыкты. Илбашлары Алтын Урда җирлегендә Казах ханлыгы төзелүнең 550 еллыгын да шаулатып үткәрттерде. 55 ханның портретларын ясау, шулар нигезендә әвәләнгән һәйкәлләрне тезеп, ханнар аллеясы булдыру турында фәрманнар да бирелгән. Бик хуп, бик тә күркәм гамәл. Ләкин шул һәйкәлләр аллеясында безнең Туктамыш, Олуг Мөхәммәд, Сафагәрәй ханнарның сыннары да тезелеп китмәгәе…

Югыйсә, бердәмлек һәм кадер турында һәр ай, һәр көн саен нотык җилгәрәбез. Җанисәп көннәре алдыннан хәтта ерак бер милләттәшебезгә Тукай бүләген биреп, ул яктагы кардәшләрнең күңелен күргән чаклар да булды. Янә җанисәп көннәре туфан төсле өстебезгә өерелеп килә. Ә Казан уртасында, адәм рәтле урамнарда әле булса Сөембикә ханбикә, Сафагәрәй, Күчем хан, кырымныкылар гына түгел, бәлки барча татарлар өчен җәдидчә укытуга чишмә ярган, 1883 елда ук тәүге татар газетасына нигез салган Исмәгыйль бәк Гаспралы, безне гыйлемле, изге динле һәм дәүләтле итү өчен гомерен биргән Габдерәшит Ибраһимов һәм дистәләгән уртак каһарманнарыбызның исеме юк. Тарихта күрше Бакалы районы җирлегендә калкып чыккан Нагайбәк (Нугайбәк) крепосте янындагы татарларны көчләп чукындырганнан соң, аларны 1730 еллар ахырында Чиләбе җиренә күчереп казак хезмәтендә куллану, ә ике ярым гасыр узгач, үзәк кирмәндәгеләр мәрхәмәте белән шуларның “нагайбәк” атлы яңа милләт вәкилләре булып язылуы билгеле бит юкса. (Теге заманда яртысын диярлек Чиләбе өлкәсенә күчереп куйсалар да, бүген Бакалы районындагы 12 авылда керәшен татарлары гомер итә әле). “Алар да безнең татар”, дип күк­рәк суккан нугайлар инде ничә еллар элек “кавказлашып” бетте. Без “Добруджа татарлары” дип сөрән салган румын нугайлары Казан белән элемтәне өзде. Әнә, хәзер инде Себер татарлары да, үзләрен аерым милләт итеп яздыруны даулап, Мәскәү чаңын суга. Баш кирмәннең бармак янавыннан өркеп, Казан үзәгендә Себер, Кырым, Әстерхан, Касыймнан чыккан даһиларга да урын бүлергә кыймыйбыз икән, “без нишләп артмыйбыз соң?” дип баш артын кашыган булып кыланудан кемгә, нинди файда? Кайчан да булса дәүләтчелегебезне торгызырга форсат туа икән, безгә Җир шары буенча туфандай таралган читтәге татарларның ярдәме дә кирәк булачак бит. Әгәр кабат дәүләтле булу шигаре кояштай янмаса, күзгә төтен җибәрү өчен генә төзелгән стратегияләрнең дә бәясе шул кадәр..

Без Җир шары буенча таралган һәрбер яһүд өчен кагыйдә-канун рәвешендә эшләп чыгарылган катехизисларны тудырудан ерак. Шулай да, татар милләте өчен дә стратегия дигәннәре язылыр, үзәк кирмән мәрхәмәтлек кылса, мөһер дә сугылыр. Иллә мәгәр аны тормышка ашыруны, иң тәүге чиратта, шул мөһер сугып утыручыларның үзләреннән таләп итәсе түгелме соң?..

madanizhomga.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*