tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Васил Шәйхразиев Австралия татарлары белән очрашуда: “Безнең бәхет – татарлыкта”
Васил Шәйхразиев Австралия татарлары белән очрашуда: “Безнең бәхет – татарлыкта”

Васил Шәйхразиев Австралия татарлары белән очрашуда: “Безнең бәхет – татарлыкта”

Татарстан премьер-министры урынбасары,  Бөтендөнья татар конгрессының Милли шура рәисе Васил Шәйхразиев һәм Бөтендөнья татар конгрессы җитәкчесе Ринат Закиров “Казан” милли-мәдәни үзәгендә Австралия татарлары белән очрашты. Күрешеп-сөйләшү формаль булмаган мохиттә иртәнге чәй табыны артында узды.

30дан артык Австралия татары бу көннәрдә мәркәзебез Казанда кунак. Футбол буенча дөнья чемпионатын төп сәбәп итеп килгән милләттәшләребез, спорт ярышларын гына карап калмыйча , татарларның баш каласы мохите белән рәхәтләнеп ләззәтләнеп  калырга омтыла. Экскурсияләр, мәдәни чаралар – берсен дә калдырмаска тырыша алар.  Татарстаннан меңнәрчә километр ераклыкта яшәгән татарлар өчен мондый мөмкинлек бик тансык бит.

Сез ничә мең километр узып, үзе безне татарларның баш каласы – Казанга килгәнсез. Моңа бездә узган зур вакыйга – футбол буенча чемпионат ярдәм итте.  Кайвакытта менә шулай спорт безгә бергә җыелырга мөмкинлек тә бирә. Ләкин без инде болай да очрашып торабыз. Бер айлар элек үзебез сезгә кунакка килергә әзерләнә башлаган идек. Әмма Ураза, Чемпионат, Сабантуйлар киткәч, безгә үзебезнең сәфәрнекичектереп торырга туры килде. Әмма “Сез килмәсәгез – без киләбез”дип әйтеп,  үзегез безгә килеп җиттегез. Без моңа бик шатбыз. Без татарлар бөтен дөнья буйлап сибелеп яшибез, әмма без дус, без һәрвакыт та бердәм. Безнең бәхет – татарлыкта. Безнең телебез, динебез, гореф-гадәтләребез, милли киемнәребез, милли ризыкларыбыз бар – бу безне берләштерә торган әйберләр. Бөтендөнья татар конгрессы менә инде 26 ел дәвамында татарларны берләштерә һәм алга таба да шулай булачак, – дип Васил Шәйхразиев якындагы вакытта үзенә дә Австралиягә бару насыйп булачагына ышанычын белдерде.

Австралиядән килгән кунакларның кайберәүләре Казанда, гомумән, беренче тапкыр, икенчеләре күп еллар элек ерак чит җирләргә күченгән, өченчеләре әле күптән түгел генә Австралиягә кәләш булып киткән.

Әлфия Хасаметдинова, әйтик, соңгылары исәбеннән. Австралиядә ул әле 2016 елдан гына яши. Ире белән Казанда танышканнар. Ул татар егете, башкалага рус телен өйрәнергә килгән булган, Әлфия абыйсы аша аның белән танышып, аралаша башлаган. 2015 елда өйләнешеп тә куйганнар.

“Шул кадәр еракка күченеп китү куркытмадымы соң?” дигән сорауга, Әлфия болай ди:

Бер дә куркытмады. Чөнки иремнең гаиләсе бик яхшы. Хәзер мин Австралиядә укыйм да, төзелеш фирмасында эшлим дә. Татарлар анда бер гаилә кебек. Даими рәвештә бер-берсе белән җыелышып, күрешеп-аралашып яшиләр. Бәйрәмнәрдә һәркемнең йорты кунакларга ачык. Гаиләдә өч телдә сөйләшәбез: татарча, русча һәм инглизчә. Иремнең әнисе белән, хәтта болай килештек : бер көн аның белән татарча сөйләшәбез – татар телен мин начаррак беләм, икенче көнне  русча аралашабыз – мин әнине өйрәтәм, – дип сөйләде Әлфия.

Өстәл табыны янында исә, Васил Шәйхразиев һәм Ринат Закиров Австралия татарлары белән тел, милләт, балалар тәрбияләү һәм башка мәсьәләләр хакында сөйләште. Ахырдан кунакларга Конгресс исеменнән кечкенә генә бүләкләр дә тапшырылды. Очрашудан соң Австралия татарлары өчен Казан буйлап экскурсия уздырылды.

Гүзәл Насыйбуллина

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*