tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Васил Шәйхразиев Башкортстан татарларының зарларын һәм тәкъдимнәрен тыңлады
Васил Шәйхразиев Башкортстан татарларының зарларын һәм тәкъдимнәрен тыңлады

Васил Шәйхразиев Башкортстан татарларының зарларын һәм тәкъдимнәрен тыңлады

Башкортстан Республикасы Татар конгрессының җирле район бүлекчәләре җитәкчеләре бу көннәрдә башкалабыз Казанда кунакта. Мәркәзебезгә ике көнлек сәфәр кысаларында, алар бер төркем мәдәни-күңел ачу чараларында катнаша, шәһәр белән таныша, “Татарча диктант” акциясенә кушыла.  Бүген исә аларның эш программасының төп чарасы – Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Васил Шәйхразиев белән очрашуы узды.

Мәгълүм булганча, Башкортстан тарихында татарлар зур урын алып тора. Халкыбыз Башкортстанның алга барышына зур өлеш керткән. Васил Шәйхразиев моңа аерым басым ясады.

Татарстан һәм Башкортстан һәрвакыт дустанә мөнәсәбәттә, бердәм, якын булган. Без һәрчак бергә барабыз, бер юнәлештә атлыйбыз, бер-беребезгә ярдәмитәбез. Бүген Башкортстаннан үзебезнең татарлар зур гына делегация булып килүенә бик шатмын. Бу очрашу безнең өчен зур вакыйга. Бер очрашу – үзе бер гомер дип, – Васил Шәйхразиев килгән кунакларны җылы сәламләде һәм очрашуны ачып җибәрде.

Милли шура рәисе кыскача гына Бөтендөнья татар конгрессың эшчәнлеге белән таныштырды. Үзенең инде күп кенә төбәкләрдә булып, җирле иҗтимагый татар оешмалары белән очрашулар узуы, төбәкләрдәге вәзгыять белән танышуын әйтте. Шулай ук Васил Шәйхразиев Бөтендөнҗя татар конгрессы тарафыннан гамәлгә ашырылган проектлар белән таныштырды.

Иң беренче итеп, ул иртәгә узачак “Татарча диктант” акциясен атап китте. Аның сүзләренчә,  тел милләтне саклауда беренчел урында тора.

Шагыйрь Роберт Миңнуллин сүзләре белән әйткәндә, “Телсез татар була ала, ләкин телсез милләт була алмый”. Тел – ул беренче чиратта, уку, язу, фикер йөртү, шуңа күрә без халыкның игътибарын моңа җәлеп итәр өчен “Татарча диктант”ны зурлап күтәрә башладык. Рәсәй күләмендә 5млн 300 миллион татар яши дибез, соңыннан без татарларның күпмесе бу акциядә катнашу мөмкинлеге кат тапты икән дип караячакбыз, – дип белдерде Васил Шәйхразиев.

Икенче зур чара – 16 ноябрьдә узачак “Татар кызы” халыкара бәйгесенең финалы. Быел ул Казанда үткәреләчәк. Татар хатын-кызына хас күркәм сыйфатларны үзендә туплаган 14 кыз үзара көч сынашачак.

Моннан тыш, ноябрь ахырында ике зур форум узачак. Беренчесе – төбәкләрдән массакүләм мәгълүмат чаралары башкалабызда җыелып, бер төркем семинарларда, өйрәтүләрдә катнашачак. Икенчесе – эшмәкәрләр форумы. Аннары инде киләсе елга планнар кабул ителәчәк.

Васил Шәйхразиев хәзерге вакытта эшләнә торган Татар халкы үсеше стратегиясе турында да әйтте. Иң зур хыялыбыз – бердәм булып, бер юнәлештә эшләү, дип белдерде ул.

Президентыбыз безнең алда зур бурыч куйды – татар халкының алга бару стратегиясен язып, халык белән аңлашып, аңлатып, киләсе елга бу документны кабул итү. Без хәзер стратегияне булдыру юнәлешендә актив эшлибез. Барлык төбәкләргә хатлар юлланды, тәкъдимнәр җыела, очрашулар оештырыла, – ди Васил Шәйхразиев.

Аның сүзләренчә, Стратегия – безнең байрак, татар халкын берләштерә, милләтебезне алга алып бара торган документ булырга тиеш. Хыял түгел, эшли торган документ ясарга тиешбез, дип бурычлар куйды Милли шура рәисе. Һәрбер татар кешесе бу минем әби-бабаларымның тәҗрибәсенә таянып, бүгенгене исәпкә алып, балаларны-оныкларны дөрес итеп, татар итеп тәрбияләргә өйрәтүче документ дияргә тиеш, ди ул

Бу очрашу безнең өчен бик кирәк иде. Казанга килгән кеше татарлыгына инанып, милләте өчен горурлык хисе белән кайтып китә. Җанисәп алдыннан мондый чаралар аеруча мөһим, – дип белдерде Бөтендөнья татар конгрессының Башкортстандагы вәкиле Алик Локманов.

Ул делегация исеменнән рәхмәт сүзләрен җиткерде һәм җыелган җитәкчеләр белән таныштырып китте.

Башкортстан Республикасы татар конгрессының Башкарма комитеты рәисе Заһир Хәкимов шулай ук Милли шура рәисе белән очрашу мөмкинлеге өчен рәхмәтен белдерде. Иң зур җаваплы чараларның берсе – халык санын алу дип билгеләп үтте ул. Хәзерге вакытта бу чара белән бәйле концепция булдырыла һәм моның белән бәйле рәвештә Заһир Хәкимов ноябрь ахырларында тагын бер очрашырга тәкъдим итте.

Шулай ук ул 2010 елда “Нур” театрында Рөстәм Миңнеханов белән булган активистлар белән очрашуны кабатларга иде дип мөрәҗәгать итте. Киләсе ел башында шундыйрак чараны Башкортстаның 100 еллыгы белән бәйләп оештырып булыр иде дип белдерде Заһир Хәкимов. Бу, аның сүзләренчә, Башкортстанда яшәүче татарлар өчен уңай чара булыр иде.

Стәрлетамак шәһәреннән Илсур Мансуров – Башкорт дәүләт университетының Стәрлетамак филиалында татар һәм чуваш филологиясе кафедрасы мөдире милли мәгариф проблемаларына тукталды.

Мәктәпләр юнәлешендә эш алып барабыз, барлык мәктәпләребездә 2 сәгать татар теле дәресләре укытыла. Университетта татар теле һәм әдәбияты укытучылары әзерлибез. Бер төркем проблемалар булды. Әмма без бу мәсьәләне уңай хәл итә алдык. Татар бүлегенә абитуриентлар кабул иттек, – дип сөйләде Илсур Мансуров.

Быел Стәрлетамакта татар бүлеге ачылуның 25 еллыгы билгеләп үтеләчәге әйтелде. Бу уңайдан декабрь аенда россиякүләм фәнни-гамәли конференция үткәрү үткәрү планлаштырыла. Илсур Мансуров рухи яктан ярдәм итеп, Татарстан галимнәрен алып килүдә ярдәм итәргә сорады. Шулай ук ул дәреслекләр мәсьәләсен дщ кътщрде.  Стәрлетамакта проблемалар юк, әмма яңа стандартлар нигезендәге дәреслекләр белән башка районнарда кыенлыклар барлыгы әйтелде.

Күмертау шәһәре вәкиле язучы Закир Әкбәров иҗат өлкәсендәге кыенлыкларга тукталды. Аның сүзләренчә, Башкотстан язучылар берлегендә 100гә якын татар телендә язучы исәпләнә, әмма Башкортстанда татар әдәбиятының хәле авыр, китапларны бастыру бик кыен, дип зарларын җиткерде ул.

Васил Шәйхразиев бу мәсьәләдә ярдәм итәргә вәгъдә бирде.

Татар халкы өчен мәгънәле басма булса, без аны Конгресс хисабына сатып алып, бөтен дөньяга таратырга әзербез, Казанда массакүләм мәгълүмат чараларын, халыкны җыеп, презентацияләр уздырырга әзербез, – диде ул.

Бәләбәй шәһәреннән Рәсүл Гәрәев үзләрендә татар гимназиясен бетерергә тырышсалар да, саклап кала алуларын сөйләде.

Гимназия янындагы яланда татар балалар бакчасы салырга дип күп йөрдек һәм моңа рөхсәт алдык. Иске мәчетне торгыздык, аның янәшәсендә бик борынгы бина бар, анда соңгы вакытта балалар бакчасы урнашкан иде. Әмма элек ул мәдрәсә булган. Хәзер без ул бинада капиталь ремонт ясап, яңадан мәдрәсә ачарга ниятлибез, – дип сөйләде ул.

Сәгать ярымнан артык узган очрашу барышында яңгыраган барлык теләк-тәкъдимнәрне Васил Шәйхраиев теркәп барды, аларның барысын да исәпкә алырга вәгъдә итте.

Безнең проблемалар юк, безнең алда бурычлар гына бар. Без шушы бурычларны тормышка ашыруда алга барырга тиешбез. Татарстан белән Башкортстан арасында дуслык җепләре ныгыр дип ышанам. Без динебезне, телне, милли ризыкларыбызны, киемнәребезне, гореф-гадәтләребезне сакларга тиешбез. Конгресс – ул татар милләтенең штабы. Казанга килгәндә, монда Сезне һәрчак кабул итәчәкләр . Татар милләте турында сорауларыгыз, тәкъдимнәрегез булса без һәрчак ачык. Ике көнлек сәфәрдә – рухи сулыш, мәгънә алдым дип, изге ниятләр белән кайтып китсәгез иде, – диде ул очрашуны йомгаклап.

Шул ук вакытта татар белән башкорт бик якын икәнен яңадан ассызыклады ул. Без бергә булырга тиеш, конфронтациягә кермичә, ике атны бергә җигеп, үз милләтебезне үстерү юнәлешендә эшләргә тиешбез, дип үгет-нәсихәтләрен дә җиткерде ул.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*