tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Васил Шәйхразиев Мәскәү татарлары белән аралашачак һәм Татар яшьләре көннәрендә катнашачак
Васил Шәйхразиев Мәскәү татарлары белән аралашачак һәм Татар яшьләре көннәрендә катнашачак

Васил Шәйхразиев Мәскәү татарлары белән аралашачак һәм Татар яшьләре көннәрендә катнашачак

Бүген, 25 февраль көнне, Татарстан Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Васил Шәйхразиев Мәскәүгә эшлекле сәфәр кыла. Эш программасы кысаларында ул Татар мәдәни үзәге “Ассадулаев йорты”на барачак һәм Үзәк федераль округының татар иҗтимагый оешмалары җитәкчеләре белән очрашачак.

Кичен Васил Шәйхразиев “Хәрәкәт” татар яшьләре көннәрендә катнашачак. Гадәттәгечә, бәйрәм кысаларында “Хәрәкәт” яшьләр проектларының еллык премияләре дә тапшырылачак.

“Хәрәкәт” бәйгесенең бүләкләү тантанасы 2014 елдан башлап уздырыла һәм анда бер меңләп кеше катнаша. Болар – актив яшьләр, шулай ук мәдәният, журналистика, фән, икътисад, медицина, хәрби өлкәләрдә уңышка ирешкән күренекле татарлар.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*