tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Васил Шәйхразиев “Татар кызы” бәйгесе татар халкы үсеше стратегиясенең бер өлеше дип саный
Васил Шәйхразиев “Татар кызы” бәйгесе татар халкы үсеше стратегиясенең бер өлеше дип саный

Васил Шәйхразиев “Татар кызы” бәйгесе татар халкы үсеше стратегиясенең бер өлеше дип саный

“Татар кызы” бәйгесе дөнья күләмендә үткәрелә башлаганнан бирле татар халкы үсешенең бер стратегиясе үтәлеп барган. Бу хакта Татарстан премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Васил Шәйхразиев “Татар-информ”га сөйләде.

“Татар кызы” – бик мөһим проект. Бәйгене уздырганда, ике гыйбарәне истә тотабыз. Беренчесе – “Оҗмах әниләрнең аяк астында”. Икенчесе – “татар тәрбиясе” дигән төшенчә. Шушы бәйгене үткәреп, без стратегиянең бер пунктын үтибез, чөнки без үзебезнең татар кызларына тәрбия бирәбез”, – диде Васил Шәйхразиев.

Васил Шәйхразиев “Татар кызы” бәйгесе аша татар кызларының тәрбиясен күрсәтергә теләүләрен әйтте. “Безнең татар кызларының акыллы, чибәр, гүзәл, телне, гореф-гадәтләрне, йолаларны белә һәм хөрмәтли, җыр-моңнарын аңлый торган кызлар икәнне күрсәтәсе килә”, – диде ул.

Васил Шәйхразиев быел “Татар кызы” бәйгесенең форматы бераз үзгәрүен әйтте: “Мин берничә өлкәдә зона бәйгеләрен карадым. Ел саен финалга 12 генә кыз чыга иде, быел 14 кыз чыгачак. 14 енең дә беренче урын алырга мөмкинлеге бар.

Альбина Мөхәммәдиева

tatar-inform.ru

 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*