tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Яшьләр татар милләтенә файдалы проектларын тәкъдим итә
Яшьләр татар милләтенә файдалы проектларын тәкъдим итә

Яшьләр татар милләтенә файдалы проектларын тәкъдим итә

«Корстон» сәүдә-күңел ачу үзәгендә бүген яшьләр “кайнаша”. Бүген биредә Бөтендөнья татар яшьләре форумының төп чарасы – пленар утырыш үтәчәк.  Икенче катның фойесында исә төрле өлкәләрдән килгән егет-кызларның татар телен, мәдәниятен, гореф-гадәтләрен үстерүгә, гомумән, татар милләтен саклауга юнәлдерелгән проектлары тәкъдим ителә.

“Проектлар аллеясе” үз эченә 20гә якын проектны сыйдырган. Аларның һәркайсы  бер төрле стильдәге стендларда чагылдырылган. Проект авторлары  һәр кызыксынган кешегә ик теләп үз проектлары турында сөйли.

Илдар Фәйзуллин, әйтик, Мәскәүдән килгән. “ВКонтакте”да  “Татары һәм татарочки” төркемен булдырган мәгълүмати технологияләр белгече яшьләрнең социаль челтәрләрдән читләшә башлавын билгели. Тормыш исә мобиль телефоннарда “кайный”, кушымталар актуальләшә, -ди ул.

Шуңа күрә Форум делегаты берничә ел элек татарлар өчен файдалы булган кушымта эшләү турында уйлый башлый. Быел исә бу проект тормышка да ашырыла башлаган.  Бүгенге көндә тәҗрибә версия булдырылган. Аны Play Market аша Аndroidларга йөкләргә дә була. iOS өчен кушымта шулай ук тиздән булдырылачак. Әлегә кушымта идеаль дип әйтеп булмый, әмма планнарда бөтен дөньяны колачлау,  ди Илдар. Биредә эш эзләү, дөньяның төрле почмакларында уза торган чаралар,  татар радио дулкыннарын тыңлау кебек мөмкинлекләр булачак.

Бүгенге көндә кушымтадагы мәгълүматны һәр шәһәр буенча тулыландырып бару өчен модераторлар кирәк. Яшьләр форумы мондый кешеләрне табарга ярдәм итәр дип ышанам, – диде Илдар Фәйзуллин.

Салехард татарларыныӊ «Ватан» милли-мәдәни автономиясе яшьләр канаты җитәкчесе Наилә Галиева, проектлар аллеясендә үзләре тарафыннан гамәлгә ашырылган ике башлангычны тәкъдим итә

«Мин туган телдә сөйләшәм» дигән тематик кичә

Кичәдә 8 милләт катнашкан. Барысы да үз-үзен тәкъдим иткән, иҗади чыгышлар, милли ризыклар әзерләгән. Үз туган телләрен белү ярышында катнашкан. Чараның төп максаты яшьләр арасында туган телләрен популярлаштыру булган.

«Ямал өчен татар әлифбасы» дигән проект кысаларында Салехард яшьләре якты, яӊа, үзенчәлекле татар теле әлифбасын булдырган. Әлифбада балалар ясаган, Ямалда яшәгән халык өчен мөһим сүзләр һәм төшенчәләр рәсемнәре кулланылган.

– Без ике ел тирәсе балаларга татар телен өйрәтәбез. Балалар үзләре мондый әлифба булдырырга тәкъдим итте. Үзебездә үскән үләннәр, яшәгән хайваннар ясалган әлифбаны алар яхшырак кабул итә, татар хәрефләрен тизрәк отып кала, – ди Наилә Галиева.

“Проектлар аллеясе”ндә Новгород татарларының “Татар театр студиясе”,  Санкт-Петербург яшьләренең “Тоталь уку” проекты, Мәскәү өлкәсе “Tatar Speaking Club” башлангычын, Нижгарлар “Нижгар шәҗәрәсе”н һәм башка бик күп кызыклы проектлар тәкъдим ителә.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*