tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Йолаларыбызны саклап. Сургутта «Карга боткасы»
Йолаларыбызны саклап. Сургутта «Карга боткасы»

Йолаларыбызны саклап. Сургутта «Карга боткасы»

Сургут шәһәрендә милли-мәдәни татар автономиясе 1999 елда оеша. Татар халкы бик актив, нинди генә бәйрәмнәр, чаралар уткәрмибез. Берсе үтүгә, икенчесенә тотынабыз. Шәһәрдә үткәрелгән конкурслардан да калмаска тырышабыз. Рәсәй төбәкләрендә үткәрелгән фестиваль-конкурсларда да татар җыры белән катнашабыз. Беренче дәрәҗәле лауреат дипломнарыбыз да аз түгел.

“Ак калфак” түгәрәге бик актив эшләп килә. Аның бурычы булып Калфаклар тегү, чигү – бәйләү, төрле ризыклар пешерү белән беррәттән, кечкенәдән канга сеңеп калган иң борынгы бәйрәмнәребезне киләчәк буыннарга тапшыру. Нинди генә бәйрәмнәр үткәрсәк тә,янда хәрвакыт балалар, нәниләр. Аларны сөендерү үзе ни тора?!. Кечкенәдән күреп үскән йолалар бигрәктә күңелгә кереп кала бит, безнең ният тә шундый. Балаларыбыз белеп, күреп үссен дибез.Үсеп җиткәч алар да безнең кебек булсыннар.

Ни генә дисәң дә, әнилэр әйтмешли – «Иң куңелле вакыт балалар үстергәндә икән» – ди торганнар иде. Никадәр авыр булсада өй тулы бала – чага тавышы белән шаулап торган өйләрдән бер-бер артлы балалар үсеп чыгып киткәч, өйләр тын кала.Шуларны истә тотып, без балалар өчен төрле бәйрәмнәр үткәрергә тырышабыз. Шундый бәйрәмнәребезнең берсе «Карга боткасы». Кар эреп бетмәс борын тау битенә менеп йомырка тәгәрәтә, төрле ярмаларны кушып ботка пешерә идек. Ул уйнаган уеннарның саны булмый торган иде.

Сургут шәһәре кырыс холыклы тәбигатле, әле май бәйрәмнәре булсада, кар да эреп бетмәгән, агачлар да яфрак ярмаган, боз да китмәгән, димәк, нәкъ безгә кирәкле вакыт,бер җыелырга сәбәп булган халкыбызның милли йоласы булган «Карга боткасы»на җыелырга вакыт. Менә “Ак калфак” җәмгыяте татар хатын кызлары белән уйлаштык та, балаларны ияртеп без дэ бәйрәмгә юнәлдек. Хуҗалар Марат белән Гөлнара ике малае Рөстәм һәм Ринат белән безне үзләренең шәһәр читенә урнашкан бакчаларында каршы алдылар. Яшь булуларына карамастан, бик уңган гаилә икән. Ул балалары чалт иттереп татарча сөйләшә, без җырлаган борынгы көйләргә кушылып җырлап та алалар. Кызыксынып апалар пешергән ботканы да тәмләп карадылар. Учакта пешкән ботканың исе тирә-якка таралды. Башта ботканы яланга алып чыгып каргаларга сиптек, аннан үзебез авыз иттек. Җырладык та, биедек тә, төрле уеннар белән гөрләп үтте бәйрәм. Сургут шәһәре татар милли мәдәни мөхтәрияты исеменнән Зыятдинов Марат белән киң күңелле Гөлнарага бик зур рәхмәтләребезне әйтәбез! Шулай бердәмлектә гомер итик! Борынгы бабаларыбыздан калган бәйрәмнәребез буыннардан буыннарга күчеп яшәсен!Нәкъ элеккечә,берни үзгәрми “Карга боткасы”ннан соң, 9 май Җиңү бәйрәме, димәк ветераннарыбызны котларбыз, ә аннан соң инде, 16 июнь көнне Сургутыбызда “Сабан туй”ларын гөрләтербез. Гомер дәвам итә!

Нурия Җиһаншина,

Сургут шәһәре “Ак калфак” татар хатын-кызлар җәмгыяте рәисе

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*