tatruen
Баш бит / Яңалыклар / ЙОСЫФ  АКЧУРАНЫҢ  ТУГАННАРЫ СЕМБЕРДӘ     
ЙОСЫФ  АКЧУРАНЫҢ  ТУГАННАРЫ СЕМБЕРДӘ     

ЙОСЫФ  АКЧУРАНЫҢ  ТУГАННАРЫ СЕМБЕРДӘ     

Ульяновскида  19 нчы гасырда татар һөнәри эшмәкәрлегенә нигез салучылар, фабрикант  Акчуриннарга багышланган Халыкара фәнни-гамәли конференция узды.  Өч көн дәвам иткән  әлеге чараның беренче көне Казанда үтсә,  калган ике көне  Акчуриннарның туган төбәге Сембер якларында барды.

“Йосыф Акчура мирасы һәм бүгенге заман” дип аталган әлеге  чарага 100 елдан соң беренче тапкыр аларның оныклары  да кайтты. Кырым, Төркия  һәм Россия галимнәре катнашында Акчуриннарга багышлап беренче тапкыр үткәрелгән әлеге конференциядә  бигрәк, озак еллардан соң   беренче тапкыр әби-бабаларының туган җирләренә Акчуриннарның оныклары кайтуын көттеләр. Шуңа күрә дә аларны каршы алырга байтак халык җыелган иде. Конференция ачыласы залда  Төркия, Кырым һәм Казан галимнәреннән кала, укытучыларны һәм киң катлам татар җәмәгатьчелеген дә күрергә була иде.

Гөлнара Сәетвәлиева, Зөһрә Акчурина-Гаспринскаяның  оныгының кызы, үз фикерен җиткереп болай диде: “Бүген монда фән кешеләре җыелган. Минем уйлавымча, 19 нчы гасыр ахыры 20 нче гасыр башындагы фикерләр алар бүген дә бик мөһим. Безгә аларның эшчәнлеген дәвам итәргә кирәк”.

Бу аңлашыла  да, еллар буе әлеге атаклы нәсел тарихын һәм аларның иҗтимагый эшчәнлеген өйрәнгән галимнәрдән  яңа табышлар, алар хакында тулырак мәгълүмат алу теләге күпләрне кызыксындыра.

Моннан 140 ел элек Сембердә дөньяга килгән, Төркиянең Стамбул һәм Франциянең Сорбонна шәһәрләрендә белем алып, Казандагы “Мөхәммәдия” мәдрәсәсендә мөгаллимлек  иткән һәм 20 нче гасыр башында  “Казан мөхбире”  газетасы  мөхәррире булып эшләгән  Йосыф Акчура исеме озак еллар Россия тарихында ак тап булып кала килде. Әмма ләкин ул Төркиядә элек тә һәм хәзер дә иң хөрмәтле һәм иң абруйлы шәхес булып тора.

Тарих фәннәре докторы, Ш.Мәрҗани исемендәге тарих институтының бүлек мөдире Илдус Заһидуллин бу шәхес турында “Төркия республикасы оешкач,  ул – Йосыф Акчура  төрек җәмгыятен аурупалаштыру буенча күп эш башкарган” диде.

Иң беренчеләрдән булып Акчуриннар белән үзе дә шушы Зөябашы авылында туып-үскән, бүген Казан сәнгать университеты галиме Наил Таиров кызыксына башлый. “Акчуриннар турында белүчеләргә, алар белән аралашучыларга елына 300 әр йөз хат яза идем”- ди ул. “Аллага шөкер байтак кына материал җыйдым һәм Тукайның Акчуриннарга кунакка килүе хакында да материал  туплап кала алдым”- дип сөенә галим.IMG_2363

Әлбәттә инде, Йосыф Акчураның  үз хезмәтләре дә туган илендә әле яңа гына басылып чыга башлады. Яңа Россиядә Акчураның  беренче китабы “Сайланма әсәрләре” дә бары тик 2014 елда гына дөнья күрде.  Аны  филология фәннәре кандидаты,  үзе дә Сембер якларыннан булган  галим  Мәсгуть ага Гайнетдинов эшләгән.

Акчуриннар нәселе турында сөйләгәндә беренче татар хатын-кыз журналисты, Кырымда “Тәрҗеман” газетасын нәшер итүчеләрнең берсе

Зөһрә Акчурина хакында да   саллы гына чыгыш ясаучылар булды. Тарих фәннәре кандидаты Альта Мәхмүтова әлеге шәхеснең тормыш юлын, иҗади эшчәнлеген һәм “Тәрҗеман” газетасы тарихын 1965 нче елдан бирле өйрәнә.

Ульяновск шәһәренең Иван Гончаров музееның  затлы  залында “Йосыф Акчура: мирасы һәм хәзерге заман” дип аталган  халыкара конференция барышында җирле автономия җитәкчелеге кадерле кунакларны  аларны   ата-бабаларының туган җирендә сәламләп Йосыфбейга татарның чигешле түбәтәен һәм Кырымнан кайткан Гөлнара туташка укалап эшләнгән калфакны бүләк итте. Алдан ук әйтеп куыйк, Йосыфбейга түбәтәй бик ошады бугай, ул аны Ульяновскидан киткәнче башыннан төшермәде.

Көннең икенче яртысында кунаклар борынгы Сембер урамнары буйлап сәяхәткә чыктылар. Беренче тукталыш шәһәрнең нәкъ үзәгендә Йосыф Акчура туган йорт. Әлеге йорт бүген дә 19 нчы гасыр рухын саклаган, элеккеге Мәскәү,хәзерге Ленин урамында урнашкан. Бу йортны Акчуриннар 1861 нче елда сатып алалар. Революциядән соң 70 ел дәвамында бу йортта коммуналь  фатирлар була. Кызганычка каршы, шул елларда йорт ишек алдындагы кое, кар базы һәм һәртөрле хуҗалык биналары юкка чыга. Бу йорт янәшәсендәге урамда да Акчуриннарның таш нигезле  тагын берничә агач йорт  сакланып калган. Әлеге йортлар Акчуриннарның яңа гаилә корган балалары өчен төзелә.

Бүгенге Ульяновскиның Федерация урамындагы әлеге бина тарихы да Акчуриннарга барып тоташа.Төгәлрәге, аның соңгы хуҗасы Курамша Акчуринның улы, патша тарафыннан “Тырышлык өчен” медале белән бүләкләнгән беренче гильдияле сәүдәгәр Тимербулат була.

Ни кызганыч, моннан 160 ел элек Акчуриннр салдырган бу тарихи мәчет әле бүген дә төп хуҗаларына кайтарып бирелмәгән.

Кунаклар өлкәнең сәнгать музеенда  булып, заманында Акчуриннардан тартып алынган берничә экспонатны да карадылар.

Ә шушы көннәрдә генә Николаевка районында  Акчуриннар өендә торган пианино табылды. Аның бүгенге хуҗалары пианиноны татар мәдәният үзәге музеена  бүләк итәргә булдылар.

Ә икенче көнне кадерле кунакларны Зөябашы авылы каршы алды. Мәктәп диварында Акчуриннар династиясенә багышланган мемориаль тактаны ачканнан соң, алар музей экспонатлары белән таныштылар. Биредә дә  Акчуриннарның байтак кына  шәхси әйберләре сакланып калган. Оныклары бабалары эшләгән  өстәл артындагы борынгы кәнәфигә утырып шәрәфле кунаклар китабына истәлек сүзләрен яздылар.IMG_2454

Авыл мәдәният йортындагы күргәзмәгә дә атаклы нәселдән калган өстәлләр, урындыклар һәм язу әйберләре куелган. Биредә авыл халык кунакларга     үзләре бәйләнгән кул эшләрен бүләк иттеләр.

Авыл китапханәсендә булган очрашуда китапханәгә Зөһрә Акчурина исемен бирү аның исемен мәңгеләштерүдә беренче адым булды.

Узган гасыр белән алдагы очрашу ноктасы- ул Якуб Акчуринның ике катлы агач йорты. Биредә 1917 елдан соң шифаханә һәм балалар тудыру йорты урнаша. Бүген әлеге йортлар, (ә алар авылда өчәү) барысы да ташландык хәлдә.

Авыл читендәге зиратта Акчуриннар нәселенә кагылышлы 6-7 каберлек бар.Аның иң борынгысы Сөләйман Акчурин кабере. Кырымнан Гөлнара туташ Зөһрә Акчурина кабереннән бер-ике уч туфрак алып кайткан. Ул аны мондагы каберлекләр өстенә сипте, ә авылның мулласы вафат булганнар рухына багышлап дога кылды.

Киләсе елда Йосыф Акчураның тууына 140 ел була. Аның оныклары шул көнгә кабат кайтырга вәгьдә итеп туган якларына юл алды.

Рамис Сафин,
Ульяновск

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*