tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Үз халкының, үз чорының бөек улы
Үз халкының, үз чорының бөек улы

Үз халкының, үз чорының бөек улы

Без, ягъни Омскиның «Татар дөньясы» газетасы хәбәрчеләре, дөресрәге – баш мөхәрире Диана Единякова һәм редколлегия әгъзасы Розалия Сайганова, Марат Шакен улы Адырбаев белән очраштык. 30 ел дәверендә Омскиның өлкә балалар хастәханәсе баш табибе булып эшләгән Марат әфәндене өлкә үзәгендә генә түгел, авыл-районнарда да белмәгән кеше юктыр. Марат Шакен улына Омскиның, Тара шәһәренең һәм Колосовка районының шәрәфле (почетный) гражданины исеме бирелгән, хәзер ул Омскиның Кануннар чыгару җыелышы депутаты. Марат әфәнде белән бер сәгатьтән артык аралашып, аның искиткеч кеше булуына без тагын бер кат инанып кайттык. Үз халкы өчен җанатып, яшәеше белән кызыксынып, туган теле, мәдәнияте, гореф-гәдәтләре югалмасын дип, кайгыртып яшәүче тынгысыз кеше ул. Үзенә төрле сораулар белән мөрәҗәгать итүчеләрнең үтенечләрен – көнкүреш проблемаларымы, яисә, хәтта мәчет төзелешеме – игътибарсыз калдырмый. Балаларны бик яратам, ди Марат әфәнде. Әлбәттә шулай! Югыйсә үзенең гомерен балалар дәвалауга багышламас иде!

Безнең әңгәмәбездә сүз медицина турында да, дин турында да, татар авыллары турында да булды. Татар авыллары ничек яши бүгенге көндә, дингә нинди караш, татар халкының сәләмәтлеге ни хәлдә, бу сораулар борчымый калмый Марат Шакеновичны. Быелгы уку елында Тарада Адырбаев тырышлыгы белән якшәмбе татар мәктәбе эшли башлады. Һәм ул мәктәп эшендә даими ярдәм күрсәтеп тора, хәтта укытучыга хезмәт хакы түли. Күптән түгел Марат Шакеновичны анда белем алучылар үзләренең чираттагы дәресләренә чакырып алды. «Балалар татар телендә курчак спектакле күрсәтте. Нинди матурлар, татарча шигырьләр дә сөйләделәр, җырладылар да, алып килгән бүләкләргә ничек кауандылар, аларга карап йөрәккә җылы йөгерә, дөнья яктыргандай була, балалар – алар безнең җимешләр бит»,- дип зур соклану белән сөйләде ул. “Әлбәттә, мин мәктәп эшенә, хәлемнән килгәнчә, булдыра алганымча ярдәм итәчәкмен. Һәркем үзенең туган телен, тамырларын белергә тиеш, якшәмбе мәктәбендә булса да өйрәнсеннәр, югалмасын һәркемнең туган теле, ана теле,”- ди Марат Адырбаев. Шушындый, үзенең кешелеклеге белән зур үрнәк булып торган шәхесләр күбрәк булсын иде безнең илебездә! Үз халкының, үз чорының бөек улы ул – Марат Шакен улы Адырбаев.

Диана Единякова,
Розалия Сайганова,
Омск өлкәсе

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*