tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Замалетдиновлар гаиләсенең өчләтә шатлыгы
Замалетдиновлар гаиләсенең өчләтә шатлыгы

Замалетдиновлар гаиләсенең өчләтә шатлыгы

Ульяновск районының Тимирязевское җирлегенә караган Авдотьино авылында гомер итүче Замалетдиновлар гаиләсендә өч игезәк бала якты дөньяга аваз салды.

— Бу гаиләдә бер ир бала үсә иде инде, хәзер ул өч игезәк сеңелләре өчен абый, ягъни терәк hәм таяныч, ышаныч булды.  Бүген бәхетле әти кешегә зарыгып, түземсезлек белән көтеп алган кызларының беренче документларын — туу турында таныклыклар тапшырдык,- дип хәбәр итте район хакимияте башлыгы Сергей Горячев.

— Без балаларыбыз тууын бик тә теләгән идек, әмма өч игезәкнең дөньяга килүе, дөресен әйткәндә, көтелмәгән хәл булды. Ярый, хәзер без өчләтә бәхетле!- ди күп балалы ата.

http://emet73.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*