tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Зәй-Каратайда конференция уңышлы узды
Зәй-Каратайда конференция уңышлы узды

Зәй-Каратайда конференция уңышлы узды

Уку елы башлану белән Зәй-Каратай төп гомуми белем бирү мәктәбе V Бөтенрәсәй фәнни-гамәли, тарихи-туган якны өйрәнү конференциясе кунакларын каршы алды. Бу  конференция “Лениногорск районында һәм көньяк-көнчыгыш Татарстанда кеше һәм табигать. Зәй-Каратай авылы ,Шушма-Зәй табигый-географик һәм тарихи-мәдәни зонасы: тарих һәм мәдәният проблемалары ” исемле (“Беренче төбәкара Зәй-Каратай тарихи-туган якны өйрәнү укулары”) исеме астында узды. Ел дәвамында матур чаралар,   истә   калырлык  эшләр  ,  үткән  тарихыбызны  барлауда  бәрәкәтле, игелекле гамәлләр күп булды Конференция дә  ТАССРның төзелүнең 100-еллыгы , Бөек Ватан сугышында  Җиңүнең 75 еллыгы,  Лениногорск шәһәре төзелүенә 65 ел  һәм НГДУ «Лениногорскнефть»идарәсе төзелүнең 75 еллыгын  бәйрәм итү кысаларында үткәрелде.

Мәктәп – белем һәм тәрбия бирү урыны. Тәрбия бирү – бик катлаулы һәм җитди, туктаусыз бара торган процесс. Ул  кешенең гомер дәвере буйлап дәвам итә. Тәрбиянең иң кирәклесе, төп өлеше балачак чорына, мәктәп чорына туры килә. Бүген мәктәбебездә 36 укучыга югары белемле 9 укытучы белем бирә. Авыл мәктәбендә бала саны кимү күзәтелә, ләкин мәктәп, АВЫЛ мәктәбе яшәргә тиеш. Илкүләмендә билгеләп үтелә торган зур даталарга багышлап уздырылган конференциянең Зәй-Каратай мәктәбендә үткәрелүе безнең өчен зур дәрәҗә булды.

Без авыл җирлегендә яшибез. 3 катлы мәһабәт бинада урнашкан  мәктәбебездә барлык бәйрәмнәр дә зур итеп уздырыла. Әти-әниләр, әби-бабайлар чакырыла. Балалар өлкәннәргә, сугыш  һәм тыл ветераннарына булышалар. Әйе, авыл мәктәбе һәрвакытта да гөрләп тора.Ул хәзер шәһәр мәктәбеннән аерылмый: укучыларга туры килә торган кирәкле җиһазлар белән тулыландырылган зур уку бүлмәләре, күпчелек классларда проекторлар, интерактив такталар, компьютер бүлмәсе, спорт залы, футбол, хоккей мәйданчыклары, зур китапханә, ашханә, актлар залы. Һәркемнең ихтыяҗын канәгатьләндерерлек 9 түгәрәк эшләп килә.

Конференциядә төрле төбәкләрдән килгән  галимнәр, тарихчылар, мәртәбәле  кунаклар катнаштылар. Эш программасы гаять  бай эчтәлекле иде.

Мәктәптәге чаралар мастер-класслар белән башланып китте. Башлангыч сыйныф укытучысы Валиева Г.Н. кунакларны шахмат иленә алып керде. Кунаклар мастер –класста бик теләп катнаштылар. Араларында төрле яшьтәгеләр дә булуны истә тотсак, алар барысы да замана җиһазлары белән “уртак тел” тапканнар булып чыкты.  Дәреслек белән генә чикләнмичә, өстәмә мәгълүмат табуда да бик активлар. Бу исә район, регион, республика күләмендә уздырылган бәйгеләрдә, конференцияләрдә катнашу мөмкинлеген бирә.

Башлангыч сыйныф укытучылары Валиева Г.Н.,Якупова Г.Н.,Камалетдинова Р.К.укучылар белән шахмат турында рәсемнәр, кул эшләрен кулланып, “Шахмат илендә” темасы астында күргәзмә әзерләделәр.

Татар халкы элек-электән кул эшләренә оста булган. Кул эшләрен укучыларга өйрәтүне дә күздә тотып,тегү ,чигү үрнәкләре нигезендә, Зөлфирә ханым кулдан ясалган эшләнмәләрен тәкъдим итеп,кунаклар арасында теләк белдерүчеләр белән мастер класс уздырды. Анда катнашкан кунаклар үзләре ясаган кул эшләнмәсен истәлеккә алып киттеләр.

Мәдинә апа Халимова узган уку елында теләкләре булган укчыларга гарәп хәрефләрен һәм ислам нигезләрен өйрәтү дәресләрен башлап җибәрде.Укучылар дәресләрдән соң калып, бик зур теләк белән гарәп телен өйрәнә башладылар.

Безнең мәктәбебездә дә музей да бар. Ул балаларда һәм үсмерләрдә укуга, белемгә кызыксыну уяту, аларда кече Ватаннарына карата мәхәб­бәт­не, аның үткәненә хөр­мәтне арттыру өчен оештырылган.

Мәктәбебезнең йөзек кашы булган Дан һәм Хезмәт музее үзенең эшен 1986 нчы елда башлап җибәрә. Аны оештырып җибәрүдә ветеран укытучыбыз Насыбуллина Сылу Габдулловна күп көч куя. Монда авыл , мәктәп, колхоз, Бөек Ватан сугышы һ.б.ны чагылдырган бай материал җыелган. Барлык материаллар 7 бүлеккә тупланган.Авылыбыз тарихын өйрәнүдә Ибраһим ага Туйкинның кулъязма китапларының бәһасе чиксез.

Авылыбыздан  Бөек Ватан сугышына китеп гаиләләренә язылган хатлар да саклана. Беренче Бөтендөнья сугышында катнашкан 217 авылдашыбызның исемлеге дә музеебыз түрендә урын алган. Конференция кунакларыбызның берсе  безнең төбәктән Бөек Ватан сугышына китеп югалган яки хәбәресез югалган авылдашларның каберен табуда яисә мәгълүмат  җыю эшен башкарган, безнең авылдашыбыз ,тарихчы Җәүдәт абый белән тыгыз элемтәдә торган,“Зәй-Каратай каһарманнары” исемле китап бастырып чыгаруда да зур өлеш керткән – Казаннан Татарстан Республикасының “Хәрби дан клубы” ассоциациясе рәисе- Черепанов Михаил Валерьевич иде.

Конференция эше 5 секциягә алып барылды. Һәр секция бик нәтиҗәле эшләде, эшен мәртәбәле жюри бәяләде. Галимнәр, укытучылар үз темалары буенча чыгыш ясадылар. Бу эшләрнең нәтиҗәсен бәяләргә Лениногорск шәһәре мэры Хөсәенов Рәгат Галиагъзам улы да килде. Пленар утырышны Бөтендөнья татар конгрессы җитәкчесе- төп оештыручы,академик-Борһанов Альберт Ахметҗанович алып барды. Ул үзенең  чыгышында тарихны өйрәнү һәм аны белү – һәр кешенең изге бурычы дип, ассызыклап әйтте.Ул үзе белән бик күп файдалы китаплар,газета-журналлар,бүләкләр алып килгән иде. Аларны шушында катнашучыларга, тарихны өйрәнү буенча эш алып баручы галимнәргә бүләк итте.

Конференциядә Башкортстаннан, Төмәнәктән, Азнакайдан, Әлмәт, Бөгелмә, Баулы, Казаннан  һәм башка бик күп төбәкләрдән делегатлар,үзебезнең район укытучылары катнашты. Бу очрашу бик эшлекле һәм файдалы,шулай ук кирәкле. Алга таба да мондый очрашулар уздырылыр дигән теләктә калабыз.

Зәй-Каратай төп гомуми белем бирү мәктәбе

 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*