tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Җәлилчеләр стратегиясе
Җәлилчеләр стратегиясе

Җәлилчеләр стратегиясе

Яшел ут янды. Шлагбаум киртәсе күтәрелде. Юл ачылды. Шул юлдан, җиңү яулап, алга барасы гына калды. Бу – татар халкының үсеш стратегиясен образлы итеп күзаллау күренеше. Татарстан Президентының Дәүләт Советына юлламасында күр­сә­телгәнчә, аның максаты – татар халкын берләштерү.

Девизы: “Без – татарлар!” Утыз елга исәпләнгән өч этап­лы план-программа. Беренчесе – алдагы ике елга, икенчесе – ун елга, өченчесе – 20 елга, ягъни 2050 елга кадәрге вакытны күздә тота.

Нәрсә соң ул стратегия дип кызыксынсак, ул – грек теленнән кергән сүз: полководец осталыгы, сугыш турындагы фән, җиңү сәнгате, озакка сузылган хәрби план, катлаулы максатка ирешүнең көрәш алымы, ысуллары ди­гән мәгънәләр белдерә. Бу яктан караганда, беркадәр без­нең Сабантуй көрәшләрен, татар халык әкиятләрен хәтер­ләтә. Һәр икесендә дә кө­рәш­че егетләр җиңү яулый. Туктап калулар, чигенүләр, иң азакта җиңелү белән бетүләр була алмый аларда. Ә менә әкиятләрдәге көрәшләр, мәгъ­­лүм булганча, гадәттә, куркыныч, хәтәр хәлләр, тылсымлы, могҗизалы вакыйгалар белән үрелә. Аларда еш кына батыр егетләрнең кем­нең дә булса, яки патшаның урланган кызларын, яисә әни­ләрен коткару өчен өч этап­лы, озакка сузылган көрәш­ләре тасвирлана, нәкъ әлеге өч этаплы стратегиядәге кебек. Ни өчен шулай дигәндә, аларда да, еш кына абыйлы-энеле өч бертуган егет бер-бер артлы озак вакытларга шул урланган, югалганнарны эзләргә чыгып китә. Өлкән абыйлары җиңүгә, максатларына ирешә алмый, әмма алар башлаган көрәшне кече энеләре дәвам иттерә һәм ул, җиңеп, максатына ирешеп кайта.

Әлеге ике төрле көрәштә дә анык, төгәл бурычлар куела, максатка ирешелә, ягъни җиңү яулана. Чагыштырып карасаң, без­нең стратегиянең дә, шул көрәшләр кебек, халык тра­ди­цияләренә нигезләнгән, оптимистик, күтәренке рухлы, һич­шиксез җиңәргә, максатка ирешергә тиешлеге белән кү­ңелдә зур дулкыннар, яңа, якты өметләр кузгата, һәм ул, һичшиксез, хәлит­кеч җиңү тәэмин итәр, дип ышанасы килә.

Татар халкының үсеш стра­тегиясенең төп максаты бер генә – Конституциябездә күрсәтелгән, Референдум бе­лән беркетелгән тигез хокук­лы мөстәкыйль дәүләтебез­не торгызып төзү! Күтәрелгән баш­ка бөтен сораулар һәм мәсьәләләрнең чишелеше беренче чиратта шуны хәл итүгә бәйләнгән. Әгәр шул төп максатка ирешеп булмаса, димәк, башка бер мәсьәлә дә тие­шенчә хәл ителмәячәк дигән сүз. Шуңа күрә көрәш дәвам­лы, каты, кискен, рәхимсез булачак. Ләкин ул кулга корал алып, мылтык атып – сугышып көрәшүне түгел, акыл, зиһен, белем, тәҗрибәгә таянып кө­рәшүне, тагы да ачыграк итеп әйткәндә, хәрби көрәшне тү­гел, иҗтимагый-сәяси, со­циаль-иктисади көрәшне күз­дә тота! Шул очракта гына татар халкын саклап калу, милли тормышын, милли мә­гарифен, мәгълүмати мохитен, мәдәниятен, милли гаи­ләсен һ.б саклауны тәэмин итәргә мөмкин! Шулай булмаганда, ул Крыловның атаклы мәсәлендәгечә килеп чыга: берәү зоопаркка кереп исәп­сез-хисапсыз кош-корт, киек-җанвар, әкәмәт бөҗәкләр күреп, авыз ачып, шаккатып йөргән йөрүен, тик филне күрмәгән икән. Шуның кебек, вакыт, көч, акча әрәм-шәрәм итеп, унар томлык аңлатм­а­лар язсаң да, төп максатка ире­ш­мәгәч, аның бернинди дә нә­тиҗәсе дә булмаячагы көн кебек ачык. Кемгә, нәр­сәгә каршы көрәш соң ул? Бар шунда, белмим кая, китер шуны, белмим нәрсәне – максат була алмый!

Бу стратегик көрәш татар халкының соңгы кө­рәше булачак. Менә бу яктан ул җә­лил­челәр көрәшен хәтер­лә­тәчәк! Алар кебек таш капчыкта булмасак та, хокуксыз, камалышта булуыбызда уртаклык бар. Әмма бүгенге дөнья­да бер генә халык та Кытай стенасы белән уратып алынмаган, һәр­кайда элемтә, алыш-би­реш­ләр, базар мө­нә­сә­бәт­лә­ре урнаштырылган.

Шул төп максатыбызга ире­шү өчен, без кемнәргәдер, нәрсәләргәдер каршы көрә­шергә тиеш һәм мәҗбүр булачакбыз. Аны бер сүз-төшенчә белән атап әйтеп була, ул – кара көч! Аның артында корал, гаскәр, коточкыч күләмдә акча, мәкер, алдау, ялган, яла ягулар, әкиятләрдәгечә әйт­сәк, дию пәриләре, бихисап залимнәр, явызлыклар һ.б. тора. Әмма икенче яктан, кара көч үзе дә дөньякүләм камалышта, чолганышта тора, аның безнең стратегияне ки­мерергә тиешле тешләре черек һәм алар иртәме, соңмы барыбер коелып төшәргә хөкем ителгән. Шуңа күрә стратегия өченче этапта, образлы итеп әйткәндә, төпчек малай тарафыннан тиешле дәрәҗәдә җиңү тәэмин итә­чәк. Стратегия – Сабантуйлар, татар халык әкиятләре кебек: җиңелүгә дучар ителә алмый, андый вариант юк!

Каһарман шагыйребез Му­са Җәлил шул кара көчкә, явызлыкка, гаделсезлеккә, һәм ахыр чиктә – фашизмга каршы көрәшкә күтәрелә, шул көрәшкә тугрылыклы дусларын – ун татар егетен дә күтәрә. Унбер батыр татар егете әсирлектә – таш капчыкта да куркып, каушап калмый, көрәш оештыра, шактый зур уңышларга ирешә. Әгәр араларында хыянәтче-сатлык­җан булмаса, әсир­ләр­нең гомуми баш күтәрү­ләрен оештырып, җиңүгә, максатларына да ирешерләр иде.

Стратегияне тормышка ашыруга манкортлар, ике йөз­ле аумакайлар, ялагай-тү­рәләр комачаулык итәргә мөм­кин, әмма хыянәтчелә­р­нең булу-булмавы, җәлилче­ләр арасындагы кебек, хәлит­кеч әһәмияткә ия була алмый.

Җәлилчеләр стратегиясе дигәндә бик гади һәм табигый сорау туа: кем өчен, нәрсә өчен көрәшеп, баскынчы-фа­шистлар тарафыннан гильотинода башлары киселгән унбер җәлилченең, шул исәптән берничә татар шагыйренең?! Мондый батырлыкның һәм шул ук вакытта мондый вәх­ши­лекнең дөньяда тиңе юк бит!

Әлеге уңайдан чагыштыру өчен ике халыкның ике бөек шагыйрен янәшә куеп карасак, М.Җәлил дә А.Пушкин кебек үк, 38 яшендә һәлак була. Икесе дә дуэльдә дип әйтергә мөмкин: Пушкин – тирания вәкиле Дантес пулясыннан, Җәлил – фашист гиль­отиносында. Һәлак булсалар да, вөҗданнарына, намусларына тап төшермиләр. Әмма А.Пушкиннан аермалы буларак, М. Җәлил аерым бер кешегә түгел, хәрби әсир буларак, фашизмга каршы дуэльгә чыгып һәлак була.

Шагыйрьнең сугышка кадәрге иҗат идеалы да революция, ирек, халык бә­хете өчен көрәшүче герой образында чагыла. Ул аның 13 яшендә язган һәм матбугатта беренче тапкыр дөнья күргән “Бәхет!” дигән әсә­рен­дә гәү­дәләнә. Түбән­дәге юллар белән тәмам­лана:

Шулай, эшчем, кораллан, бар сугышка, 
Юлыңнан кайтма син, кирәк егыл – үл!

Моны шагыйрь һәм җә­лил­­челәр стратегиясенең чиш­мә башы дип исәпләргә мөмкин. 1918 елдан башлап, су­гыш­ка кадәрге иҗатында М.Җәлил азатлык, бәйсезлек өчен көрәшне белдерү өчен ирек, ирекле, иркен, хөрлек сүзләрен куллана, аларның гомуми саны дүрт дистәгә җитә. “Моабит дәфтәрләре”ен­дә көрәшче-шагыйрьнең ялкынлы сүзе ирек, азатлык өчен гасырлар дәвамында көрәш алып барган болгар-татар хал­кының көчле тавыш дулкыны белән кушылгандай тоела.

1944 елның 14 августында бөтен лагерьларда баш кү­тә­рү планы хыянәтченең әләге аркасында тормышка ашмый: аларны 10 август төнендә кулга алалар, күбесе һәлак була, бик азлар гына гес­тапо тырнагыннан котылып кала.

Патриот-шагыйрь Муса Җәлил һәм аның тугрылык­лы көрәштәшләре – җәлил­че­ләрнең дошман кулында – әсирлектәге коточкыч шартларда фашистларга каршы героик көрәшләре һәм фа­җи­гале һәлакәтләре илдәге бү­генге хәлебез турында нык­лап уйланырга мәҗбүр итә.

Гитлерчылар, халыклар­ның милли бәйсезлеген юкка чыгарып, үзләре басып алган илләрдә канлы террор оештыралар, шуның белән халык­ара дәүләт терроризмына нигез салына, оккупация­лән­гән Европа илләре үлем лагерьлары белән каплана. Ди­мәк, М.Җәлил һәм җәлилче­ләр Гитлер фашизмына каршы гына түгел, иң зур, дәһ­шәтле кара көчкә – халыкара фашис­тик дәүләт терроризмына кар­шы көрәшкә күтә­реләләр.

Җәлилчеләрнең көрәш стра­тегиясе шуннан гый­барәт!

Хәнәфи Бәдигый

vatantat.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*