tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Җиңүчеләр Казанга килделәр
Җиңүчеләр Казанга килделәр

Җиңүчеләр Казанга килделәр

2014 елның 24 июль көнне “Казан” милли–мәдәният үзәгендә беренче ачык балалар иҗаты интернет–бәйгесе “Бәхетле балачак” та  җиңүчеләрне бүләкләү  тантанасы узачак. Аны Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты оештыра.

Әлеге бәйге 2014 елның 1 февраленнән 15 майга уздырылды.

Бәйгедә Татарстан Республикасыннан, Русия төбәкләреннән, якын һәм ерак чит илләрдән, аеруча Канада, Төркия, Франция, Казахстан, Литва дәүләтләреннән балалар катнашты.

Бүләкләү бәйгесендә катнашырга Омск, Төмән өлкәсеннән инде балалар, әти-әниләр һәм укытучылары килде. Алар бүген башкалабыз Казан белән танышачак.

25 июнь көнне   делегация Арча районына сәфәр кылачак. Алар анда Арча шәһәре белән танышачаклар. Шулай ук, Г. Тукайный белән бәйле урыннарда –  Кушлавыч һәм Кырлайда булачаклар.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*