tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Журфак белән татфак: татар журналистының бәхете кайдан?
Журфак белән татфак: татар журналистының бәхете кайдан?

Журфак белән татфак: татар журналистының бәхете кайдан?

Көн яңалыгы — быел традицион журфакта бюджет урыннары юк. Сүз КФУның Журналистика һәм медиакоммуникацияләр югары мәктәбе турында бара. Киләчәктә бюджет урыннары булыр, Мәскәүдән квота килер дигән өмет бар, әмма бүгенге көндә ул юк. Бюджет хисабына журналистика белгечлегенә урыннар бары тик магистратурада һәм читтән торып уку бүлегендә генә бар.

Аның каравы, журналистика белгечлегенә бюджет урыннарын КФУның икенче бер югары мәктәбе, ягъни традицион татфак тәкъдим итә — КФУның Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты гамәли филология юнәлешендә татар теле, әдәбияты белән бергә журналистика буенча да белгечләр әзерли. Димәк, татар теле һәм әдәбияты белгече «законлы рәвештә» журналист булып та эшли ала. Институт абитуриентларны 23 бюджет урыны белән кызыктыра. Институтның тагын бер кызыктыргыч өстенлеге — БДИда рус әдәбияты соралмый, болай да күпчелек укучылар тапшыра торган җәмгыять белеме җитә.

Шулай итеп, быелгы абитуриентлар сайлау алдында: түләүле һәм рус әдәбиятыннан БДИлы классик журфак яки түләүсез һәм рус әдәбиятыннан БДИсыз яңа заман «журфагы», ягъни традицион татфак.

Габдулла Тукай исемендәге Милли мәгариф һәм мәдәният югары мәктәбе деканы Рамил Мирзаһитов: «Соңгы 20-25 елда без татар теле укытучыларын бер генә юнәлештә әзерләмибез. Бер юнәлештә татар теле һәм әдәбияты инглиз теле белән бергә бара. Икенче юнәлештә татар теле һәм әдәбияты тәрҗемә белән бергә дә барды, кайбер елны информацион технологияләр белән бергә атлады. Быелгы икенче юнәлеш — гамәли филология, ягъни — татар теле, әдәбияты һәм журналистика. Без уку планнары төзегендә «Татмедиа”га һәм ТНВга мөрәҗәгать иттек. Татар журналисты нинди булырга тиеш, нинди дисциплиналар керергә тиеш, практикалары нинди базаларда үтәргә тиеш — барысын да белгечләр белән киңәшеп эшләдек. Журналистикада актив эшләүчеләрне дә укыту эшенә җәлеп итәргә телибез. Безнең бу юнәлеш өчен 23 бюджет урыны бар. Кабул итү имтиханнары буларак, рус теленнән һәм җәмгыять белеменнән Бердәм дәүләт имтиханнары нәтиҗәләре кирәк. Татар теленнән Бердәм дәүләт имтиханы да кирәк, ул булмаса, безнең дистанцион имтиханны тапшырасы була».

Кыскасы, моңарчы конкуренция тоймыйча шактый иркен яшәгән амбицияле журфагыбызның «ипиенә» үрелделәр.

Әйе, амбицияле. Анда укып чыккан һәрберебез дә, аеруча телевидениене хыялының югары ноктасы дип күрүчеләребез, шушы амбиция очкыны белән чыга иде.

Ә көннәрдән бер көнне журфагыбыз хәтта бюджет урыннары өчен дә көрәшмичә матур гына яшәп ятканда… Татфак журналистлар әзерләячәге турында игълан итте. Мин бүгенге акылым һәм тормыш тәҗрибәм белән абитуриент булсам, ике факультет арасыннан кайсын сайлаячагымны әйтә алмыйм. Әмма әти-әниемнең финанс мөмкинлеге мине түләп укыткан булыр иде дип тә уйламыйм. Гафу итегез, монда бит әле әлеге дә баягы амбиция дигән әйбер бар. Бюджетка керү мактанычлырак. Акча түләп укырга кергәнне белсәләр, таныш-белешең тап-татарча итеп: «Фәләннең баласы бюджетка керә алмаган икән, укуының рәте булмагандыр», — диячәк.

Традицион журфак деканы Васил Гарифуллин, бүгенге көндә журфакның кызыктыргыч позициядә булмавын аңлаган хәлдә матбугат конференциясенә килеп, үз шәкертләре һәм булачак журналистлар өчен мастер-класс бирде. Хәтта бигүк уңышлы булмаган вазгыятьнең дә уңышлы нокталарын табып күрсәтте. Бүгенге журналистикада барыбыз да өлешчә шуның белән шөгыльләнәбез түгелме?

КФУның Журналистика һәм медиакоммуникацияләр югары мәктәбенең Милли һәм глобаль медиачаралар кафедрасы мөдире Васил Гарифуллин: «Журналист булырга җыенган кеше документларын кая бирергә тиеш соң дип күп шалтыраталар. Элеккеге журфак исән, студентларны әзерлибез, элеккеге традицияләрне дәвам итәбез. Бу — Идел буендагы беренче журналистика үзәге. Журналистларны максатчан әзерләү өчен бөтен мөмкинлекләр бар. Студентлар традицион журналистиканың ике юнәлешенә кабул ителә: мультимедиалы журналистика һәм милли журналистика, яңа милли медиа чаралары. Югары мәктәптә телевидение, җәмәгатьчелек белән элемтәләр, медиакоммуникация юнәлешләре бар.

Бакалаврга ел саен 60-70 кеше туплана. Тик бер үзенчәлеге бар — быел уку түләүле. Бюджет урыннары юк. Узган ел да дүрт кенә урын иде инде. Әмма бюджет урыннары булыр дигән өмет бар. Чөнки Россия хөкүмәте өстәмә бюджет урыннары бүлеп бирү турында карар кабул итте, без журналистика өчен дә урыннар сорадык. Бәлки, булыр. Магистратурада татар журналистлары өчен 4-5 бюджет урыны бар. Читтән торып укучылар өчен дә 13 бюджет урыны бирелгән.

Журналистика факультетына укырга керү өчен документлар 3 августка кадәр кабул ителә. Абитуриентлар БДИ нәтиҗәләреннән тыш, эчке иҗади имтихан да бирергә тиеш. Быелгы елның үзенчәлеге буларак ул дистант үткәреләчәк.

Татар филологиясендә журналистларны быел гына әзерләмиләр. Бу практикага дистә еллап бар инде. Үземнең дә анда дәресләр алып барганым бар. Коллегаларыбыз монда килеп, матбугат конференциясе биргәндә дөресен әйттеләр: алар студентларга журналист түгел, ә филолог дипломы бирә. Бу — татар теле һәм әдәбияты укытучысы дипломы. Бүгенге көндә кайсы тармакта эшләсәң дә, шушы юнәлеш дипломы булырга тиеш. Мәсәлән, журналистлар бик җиңел генә мәктәпкә барып укыта алмый, чөнки педагог белеме юк.

Милли мәгариф һәм мәдәният югары мәктәбендә филология һәм журналистика профиле ачылу — ул татар теле һәм әдәбияты укытучыларына филология белән бергә берничә өстәмә фән керә дигән сүз. Ләкин ул берничә фәнне үзләштереп кенә, минем уйлавымча, журналист булып булмый. Филологиядә журналистика белеме бирү, бәлки, ничарадан бичара дигән әйбердер. Кызганыч, бүген татар теле һәм әдәбияты укытучыларына ихтыяҗ кимеде. Ихтыяҗ булмагач, абитуриентлар тарафыннан да кызыксыну юк — аларны ничектер тартырга кирәк.

Аларда өстәмә профильләр тәҗрибәсе гел бар иде. Мәсәлән, татар теле һәм дизайн, татар теле һәм хореография. Ләкин бу әле биючеләр әзерләп чыгаралар дигән сүз түгел. Аларның практикалары да мәктәпләрдә уза. Ә безнең студентларыбыз ел саен практикага редакцияләргә китә. Алар җиң сызганып эшлиләр. Мәктәп практикасы белән журналист булып китү мөмкин түгелдер. Безнең студентлар семестр саен аттестация уза».

Журфакта гомер-гомергә кечерәк кенә татар төркеме белән зур рус төркеме бергә укый. Ягъни, зур рус телле дөньяда милли үзенчәлеген саклап калырга өйрәнә, иммунитет булдыра. Моның никадәр әһәмиятле икәнен эшли башлагач аңлыйсың. Дөрес, минуслары да бар: татар теле һәм әдәбияты минимум укытылды, татар теле укытучылары журфак студентларына өметсез карады. Хәтта «татар интеллигенциясе вәкилләре» тарафыннан татжур дигән мыскыллы сүз дә уйлап табылды.

Татфакта укытылган журналистларның зур бер плюсы — алар татар телен камил үзләштерәчәкләр дип уйлыйк. Алар татар рухиятенә якынрак булырлар. Аларда татар менталитеты ныграк сакланыр. Әмма татар төркеме булу аларны зур дөньяда иммунитетсыз калдырмасмы? Алар бүгенге зур медиа киңлекләрендә «ерткыч акулалар» белән бергә иркен йөзә алырлармы?

Бүгенге көндә журналистика этикасы принциплары үзгәреш кичердеме?

Журналистика оешмалары кабул иткән этика кодекслары бар. Алар барысы да бик яхшы язылган — журналист намуслы, батыр булырга, дөресен сөйләргә тиеш. Без үскәндәге пионерлар кагыйдәләре кебек инде, тик аны балалар үтәмиләр иде. Кызганыч, этика кагыйдәләрен дә күп журналистлар үтәми. Чөнки этика кагыйдәсе — закон түгел, аны бозган өчен судка биреп булмый. Бүген төрле юнәлешләр буенча зур мәгълүмати сугышлар бара: аларда журналистларның этика кодекслары үтәлми. Әмма мин моны татар журналистикасына карата әйтмәс идем. Нигездә ул татар журналистларында саклана: менталитетыбыз аңа туры килә, безнең журналистларыбыз аны интуитив тоя. Без журналистларыбызның башларына сеңдерергә тырышабыз. Этика кагыйдәләре еллар үткәч тә үзгәреш кичермәде, ләкин аны куллану дәрәҗәсе тискәре якка үзгәрде.

Васил абый, журфакта татар рухы калдымы әле?

Журфакта татар рухы бар. Кафедраларны берләштергәндә без анда милли сүзен калдыру өчен нык көрәштек. Татарча дәреслекләр чыгаруны дәвам итәбез, татарча конференцияләр уздырабыз, татар журналистикасы тарихы һәм бүгенгесе буенча диссертацияләр яклыйбыз. Студентлар белән аралашу да татарча — алар миңа «Васил абый» дип эндәшәләр.

Рузилә Мөхәммәтова

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*