tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Журналистлар “Нечкино”га җыелды
Журналистлар “Нечкино”га җыелды

Журналистлар “Нечкино”га җыелды

“Нечкино” спорт-туристлык үзәгендә республиканың массакүләм мәгълүмат
чараларының “Вся Удмуртия – 2018” дип аталган фестивале булып узды.
Быелгы фестиваль 10нчы тапкыр оештырылды һәм үз кысаларына төрле кызыклы шәхесләр белән очрашулар, остаханәләр, секцияләр эшчәнлеген, тренинг­ларны һәм уеннарны алган иде. Елдан-ел фестиваль үсә, эчтәлеге байый бара. Быелгы фестивальне Удмуртиянең массакүләм мәгълүмат чаралары һәм матбугат агентлыгы җитәкчесе Алексей Воронцов, Удмуртиянең Журналистлар берлеге рәисе Елена Капитоненко, Дәүләт Советының иҗтимагый куркынычсызлык, регламент һәм эшне оештыру буенча даими комиссия рәисе Елена Дербилова, Сарапул районы депутатлар Советы рәисе Людмила Шеронова катнашлыгында түгәрәк өстәл белән башланып китте. Алексей Воронцов: “Соңгы вакытта төрле министр­лыклар һәм предприятиеләрнең мәгълүмат хез­мәтләре дә агентлык белән тыгыз элемтәдә торалар. Шул сәбәпле быел фестивальдә катнашучылар саны да артып, аларның саны 170кә җитте”, — диде.

Түгәрәк өстәл барышында газета тиражларын саклап калу, әлеге мәсьәләгә бәйле нечкәлекләр, поч­та чыгымнары турында уртага салып сөйләштеләр. Җыелышта Россия почтасының Удмуртия бүлеге җитәкчесе урынбасары Наталья За­валишинаның катнашуы һәм аның журналистларның зар-моңнарын тыңлавы да урынлы булды. Киләсе ел өчен матбугатка язылу кампаниясе барганда, биредә һәркемне кызыксындырган сораулар яңгырады: ни өчен почта үз хезмәтләре өчен бәяне бик югары куя, ни өчен ул бәяләр ел саен арта, ә хезмәт күрсәтү сыйфаты көннән-көн начарлана, ни өчен газеталарны вакытында китермиләр? Бу сораулар җавапсыз калса да, җитәкчеләргә уйланырга җирлек тудыргандыр дип ышанасы килә.

Журналистика тармагында эш­ләү­челәрнең белемнәрен күтәрү, бюджеттан тыш керемнәрне үстерү, грантлы конкурсларда катнашу һәм башка сораулар турында фикер алышулар да кызыклы үтте.

Ике көн буена барган фес­ти­вальдә уйнап-көлеп алырга да, хәрәкәтләнү өчен дә, үзеңне һө­нәри яктан борчыган сорауларга җавап табу өчен дә мөмкинлекләр зур булды. Кыюлар һәм тапкырлар уены журналистларның зирәклеген сынаса, “Массакүләм мәгълүмат чаралары ярминкәсе” быелгы фестивальнең үзенчәлекле чарасы булды.

Ярминкәдә кат­нашучыларның игътибарын “Яңа­рыш” газетасы өстәлендә “Бәллүр каләм” сыннары җәлеп итте. Күпләр аны сатуга куелган эшләнмәләр дип уйладылар. Ә аларның “Яңарыш” газетасына бәйгеләрдә җиңүе өчен тапшырылган бүләкләр икәне турында сөйләгәч, гаҗәпләнүләренең чиге булмады. Мондый ярминкә быел беренче тапкыр үткәрелде һәм биредә барлык редакцияләр дә катнашты. Сарапул районының иң ямьле урынында — “Нечкино”да узган фестивальдән без дә, “Яңа­рыш” газетасы журналистлары, белемнәребезне арттырып, тәҗ­рибә туплап, дәртләнеп кайттык.

Элмира Нигъмәтҗан, 
yanarysh.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*