tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Зирекле Куакның данлыклы мәгърифәт учагы
Зирекле Куакның данлыклы мәгърифәт учагы

Зирекле Куакның данлыклы мәгърифәт учагы

Яңа Малыклы районы Зирекле Куак авылында урта мәктәпнең яңа бинасы ачылуына быел 50 ел. Советлар хакимлек иткән чорда төзелгән мәктәп бүген дә уңышлы эшләп килә, авылга кабатланмас ямь өстәп тора.

Алтмышынчы еллар уртасында Фрунзе исемендәге күмәк хуҗалык рәисе Вазыйх Хасәнов белән колхозның партия оешмасы секретаре Җават Хәфиятуллов авылда мәктәпнең агач бинасы урынына кирпечтән яңа мәктәп салуда ярдәм күрсәтүләрен сорап, Ульяновск өлкә партия комитетына хат белән мөрәҗәгать итәләр. Аларның хатлары Мәскәүгә барып җитә. Бик күп киртәләрне җиңеп чыкканнан соң, 1966 елда, ниhаять, авылда яңа мәктәп бинасы төзергә рөхсәт иттеләр. Шул елларда директор вазыйфасын үтәүче Сәет Ганеев өлкәдән яңа мәктәпнең проектын алып кайту бәхетенә ирешә.

1968 елда иске агач биналы мәктәпкә урта белем бирүче мәгариф учагы статусы бирелә. Бу чорда мәктәп директоры булып Ансар Фәхриев хезмәт итә. Ә 1969 елның көзендә авылда яңа мәктәп ачыла. Кабинет системасы булган ике катлы бина hәркемдә чиксез соклану тудырды.

Җитмешенче елларда яхшы даны еракларга таралган белем учагы Әзгать Аглиуллов җитәкчелегендә эшли. Нәкъ шул вакытта параллель сыйныфлар барлыкка килә, ә укучылар саны 500гә җитә. Бу елларда мәктәптә фәкать югары белемле, искиткеч тырыш педагоглар гына хезмәт итте.

Минем беренче укытучым Әнисә Хамидуллова, ике сеңелемнең дә беренче укытучысы Сария Каюмова, татар теленә hәм әдәбиятына карата олы мәхәббәт хисе уяткан Рәкибә апа Кагарманова әнә шундыйлардан. Математика укытучылары Рәйсә Валеева белән Равилә Шәйдуллинага, рус теле укытучылары Дрия апа Рахматуллина белән Розалия Гиниятуллинага рәхмәтебез әйтеп бетергесез. География укытучыбыз Заhия апa Яббарованы да олы рәхмәт сүзләре белән еш искә алабыз. Мөнир абый Хамидуллов, Шамил абый Миннигулов, Мәхмүт абый Кияметдинов та безгә тормыш дәресләрен бик күп бирделәр.

Мәктәпнең уңышларында барча укытучыларның да укытучысы, озак еллар директор урынбасары булып эшләгән Флёра Габбаз кызы Нуруллованың өлеше бик зур. 1975 елдан алып озак еллар мәктәпне Ахтәм Кәлимулла улы Нуруллов җитәкләде. Уңышлы эшләп килгән мәктәпне тәмамлаучылар югары уку йортларын бетереп, илебезнең төрле почмакларында медицина, мәгариф, төзелеш hәм хокук саклау сфераларында намуслы хезмәт итәләр. Аларның барысын да саный китсәң, газета битләре дә җитмәс.

Бүген мәктәпкә Вәсилә Сафина җитәкчелек итә. Балалар саны аз булса да, яраткан мәктәбебез гөрләп яши. Укучылар спорт буенча ярышларда hәрвакыт зур уңышларга ирешәләр.

Нурия Хәфиятуллова, Димитровград шәhәре

emet73.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*