tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Җиңүчеләр билгеләнде һәм бүләкләнде
Җиңүчеләр билгеләнде һәм бүләкләнде

Җиңүчеләр билгеләнде һәм бүләкләнде

Татар халкыбызның яраткан милли бәйрәме – сабантуй быел, кызганычка, коронавирус пандемиясе сәбәпле, киң мәйданнар җыя алмады, ә бар җирдә дә онлайн-форматта уздырылды. Мәсәлән, Кызыл Октябрь районында милли бәйрәмебез онлайн рәвештә 4 сентябрьдә үтте. Аның кысаларында Нижгар татарлары конгрессы җирле мәдәният бүлеге белән берлектә, байтак бәйгеләр оештырды. Ә атна башында шуларга нәтиҗәләр ясап, җиңүчеләр билгеләнде һәм бүләкләнде.

Мәсәлән, халык һәм эстрада вокалы, хореография һәм музыкаль-инструменталь сәнгать номинацияләрендә үткәрелгән  “Моңлы сандугач” татар халык иҗаты дистанцион  фестиваль-конкурсында Мәгъсүт Мансуров (Кече Рбишча),  Динара Садекова (Мәскәү), Эмил Абдулхаликов (Пашат), Марат  Хөсәенов (Зур Рбишча), Зифа Халилуллина (Яндавишча), Вәиз Хәйретдинов (Кече Рбишча), Хадис Шиапов (Чүмбәли) һәм Динара Үмәрова (Куйсуы) призлы урыннар яуладылар.

Махсус бүләкләргә артистизм өчен Ислам Мостафин (Кече Рбишча) һәм Чыңгыз Сапиханов (Мәскәү) лаек булды, ә семочкилы Рамил Абитов татар халкының гимны булган “Туган тел” җырын иң оста башкарганы өчен бүләкләнде. Нижгар татарлары конгрессының эмблемасын ясау конкурсында уразавыллы Сәрия Ефремова җиңеп чыкты.

Тулаем алганда, бәйгеләрдә якынча биш дистә кеше катнашкан, аларның барчасы да, шулай ук  “Нәрсә ул сабантуй?” интеллектуаль викторина һәм “Бәлешфест”  милли ашлар фестивале катнашучылары да оештыручылар тарафыннан грамоталар белән бүләкләнде.

Румия ХАМЗИНА.

“Туган як” газетасы

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*