tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Зифа Нагаевага Башкортстанның халык артисты исемен бирделәр
08.12.2018 - Концерт "Народная премия Болгар радиосы" (фото Салават Камалетдинов)
08.12.2018 - Концерт "Народная премия Болгар радиосы" (фото Салават Камалетдинов)

Зифа Нагаевага Башкортстанның халык артисты исемен бирделәр

Татарстанның атказанган сәнгать хезмәткәре, Башкортстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, танылган җырлар авторы Зифа Нагаева Башкортстанның халык артисты исеменә лаек булды. Бу турыда Башкортстан Хакимиятенең сайтында хәбәр ителә.

Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров имзалаган «Дәүләт бүләкләре тапшырылган кешеләр» исемлегендә «Башкортстан халык артисты исеме композитор Зифа Нагаевага бирелә», дип язылган. Радий Хәбиров дәүләт бүләкләрен кичә тапшырды.

Башкортстанда яшәп иҗат итүче шагыйрә, композитор Зифа Нагаева «Гомерләр зая узмасын», «Бер вакыт кына», «Әйләнә дә килә җәйләр», «Гомерләр балкышы», «Балакаем» кебек бик күп популяр җырларның авторы

Зифа Нагаева үзе инстаграмдагы сәхифәсендә сөенечен уртаклашты һәм Радий Хәбиров белән төшкән фотосын куйды. «Башкортстан Башлыгы Радий Хабиров тарафыннан мактаулы исем — Башкортостанның халык артисты исеменә лаек булган көнем сөенече белән уртаклашмый̆ булдыра алмый̆м! Күкрәгемә тетрәндергеч дулкынлану, зур горурлык, илем алдында олы бурыч, әйтеп аңлата алмаслык җаваплылык төяп кайттым», — дип яза ул.

«Ул мин яулаган үрләр генә түгел — күп милләтле Республикам халкының иҗатыма, хезмәтемә, тырышлыкларыма хөрмәт бәясе», — дип яза Зифа Нагаева

tatar-inform.tatar

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*