tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Зөя Башы мәктәбе укытучысы Акчуриннар йортында музей ачарга тәкъдим итә
Зөя Башы мәктәбе укытучысы Акчуриннар йортында музей ачарга тәкъдим итә

Зөя Башы мәктәбе укытучысы Акчуриннар йортында музей ачарга тәкъдим итә

Ульяновск өлкәсенең Барыш районы Зөя Башы (Старое Тимошкино) авылында эшмәкәр Акчуриннарның дүрт йорты сакланып калган. Шуларның берсе буш тора, җимерелгәнче тизрәк чарасын күрергә кирәк, ди Тимур.

Ике катлы агач йортларның калганнары хосусыйлаштырылган, аларда гаиләләр яши. Ə Сөләйман Акучурин XIX нче гасырда төзегән йортта озак еллар участок хастаханәсе эшләгән. Соңгы дүрт-биш елда гына табиблар башка бинага күченгән.

«Монда икенче катта бала табу йорты урнашкан иде, операцияләр дә ясыйлар иде», — дип искә ала Тимур.

3 ел элек яшь укытучы туган авылына тарих укытырга кайта.

«Педагогика университетында музеология, мәдәният һәм тарих һәйкәлләрен саклау белгечлеген дә алдым. Диплом эше буларак, Акчуриннарның нәсел йортында мемориаль музей оештыру концепциясен төзедем», — дип сөйли Тимур.

Яшь укытучының тәкъдимен ул вакыттагы район башлыгы Сергей Кочетков күтәреп ала. Сәламәтлек саклау идарәсе иске бинаны мәдәният идарәсе карамагына күчерергә каршы килми. Əмма планнар чынга ашмый кала — район башлыгы эшеннән китеп бара.

Мемориаль музей ачарга хыялланган Тимур мәктәп музеенда үткән ел Акчуриннарга багышланган мемориаль экспозиция төзи.

«Элек Зөя Башында Акчурин фабрикаларында музей булган. Аны үзе дә озак еллар фабрикада эшләгән Абдулхай Урмеев җитәкләгән. Фабрикалар совет елларында да эшләгән, 90нчы елларда гына ябылган. Кызганычка, андагы борынгы биналар да хәзер җимерек хәлдә», — дип сөйләде Тимур.

Экспонатлар башта клубта яткан, аннан соң мәктәпкә күчерелгән. Күп кенә экспонатлар юкка чыккан, хәзер Акчуриннар белән бәйле 32 экспонат саклана. Ике җиһаз — гаять зур күн диван һәм пыяла ишекле шкаф әле дә клубта калган.

«Аларны мәктәпкә күчереп тә булмый, урын да юк», — ди укытучы. Мәктәпнең тәртипкә китерелгән музеена Абдулхай Урмеев исемен бирергә җыеналар.

Лилия Гадельшина

emet73.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*