tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Зур Нагаткинода «Язгы моңнар» фестиваль-конкурсы
Зур Нагаткинода «Язгы моңнар» фестиваль-конкурсы

Зур Нагаткинода «Язгы моңнар» фестиваль-конкурсы

Зур Нагаткино район мәдәният йортында «Язгы моңнар» дип аталган 13 нче төбәкара фестиваль-конкурс үтте.
Татар халык иҗаты бәйгесендә Татарстанның Чүпрәле, Буа районнары, Чувашстанның Шыгырдан, Татар Согыты, Озын Куак авыллары, Ульяновск өлкәcенең Барыш, Ульяновск, Сенгилей, Иске Кулаткы hәм Чынлы районнары, Ульяновск шәhәренең яшь талантлары катнашты.

Җыр-моңга гашыйк малайлар hәм кызларның иҗади сәләтен татар автономиясе советы рәисе Тәлгать Идиатуллов җитәкчелегендәге дәрәҗәле жюри бәяләде. Жюри әгъзалары арасында «Ак калфак» татар хатын-кызлар оешмасының җирле бүлекчәсе рәисе Әлфия Ханафиева, балалар сәнгать мәктәбенең хореография буенча укытучысы Эльвира Хайрутдинова, Татарстанның Чүпрәле районы балалар сәнгать мәктәбенең музыка, вокал теориясе, баян классы буенча укытучысы Ландыш Сабирҗанова да бар иде.

Балалар үзләренең артистлык hәм музыкаль, төрле уен коралларында уйнау осталыкларын күрсәттеләр. Әлбәттә инде җиңүчеләр hәм призлы урыннар алучылар исемлеге дә билгеле. Цильна мәдәният hәм спорт үзәгеннән Айгөл Ахмадуллина (җитәкчесе — Таисия Воронкова) «Вокал» номинациясендә III нче дәрәҗәле лауреат исеменә лаек булды. Ә Зур Нагаткино урта мәктәбенең Яңа Тимерчeн филиалында белем алучы Булат Мөдәрисов (җитәкчесе – Гөлия Шигабутдинова) «Нәфис сүз» номинациясендә җиңде. «Хореография» номинациясендә Айнур Сөләйманова (җитәкчесе – Гөлия Шигабутдинова) белән Мәдинә Мәхмүтовага (җитәкчесе – Наилә Хайруллова) тиңнәр табылмады. Аларга тантаналы рәвештә дипломнар hәм истәлекле бүләкләр тапшырылды.

Чараны оештыру комитеты фестиваль-конкурсны уздыруда hәрьяклап булышлык күрсәткән өчен район хакимиятенә рәхмәт белдерe. Шулай ук бәйгенең чишмә башында торган, хәзер дә аны оештыру максатында бик күп көч hәм тырышлык куючы чын фидакарь милләттәшебез — Зур Нагаткино балалар сәнгать мәктәбе укытучысы Фәния Галиевага да рәхмәт сүзләре юллыйлар. Ул бу юлы да төбәкара фестиваль-конкурсны бик матур, оста алып барды, балаларның hәр чыгышын тирән мәгънәле шигырьләр белән бизәде.

emet73.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*