tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Зур Сәрдек байлыгы – Рәҗәп чишмәсе
Зур Сәрдек байлыгы – Рәҗәп чишмәсе

Зур Сәрдек байлыгы – Рәҗәп чишмәсе

Кукмара районы Зур Сәрдек җирлегендә яшәүчеләр үз итеп, яратып өлгергән бер матур урын бар. Ул – Рәҗәп чишмәсе буе. Бу көмештәй сулы чишмә янында 23 нче август кичендә Зур Сәрдек мәдәният йорты хезмәткәрләре hәм ” Ак калфак” оешмасы әгъзалары көче белән оештырылган, җырга- моңга бай “Алып кайта яшьлегемә кичке уеннар” дип исемләнгән кичке уен үтте.

Җырчылар Фәнзил Галимзянов, Фәния Хабибуллина,Зөлфәт Сөләйманов, Фәргать Минемуллин, Азат Фатхуллиннар, нәфис сүз осталары Нурулла абый Шафигуллин , Илүсә Мөхәмәтгалиева, “Сердәш” фольклор төркеме, “Чәчкә” халык бию ансамбле чыгышларын тамашачылар яратып карады.

Әлеге бәйрәмгә кунак буларак чакырылган Күкшел авылыннан килгән “Агымсу” гармунчылар ансамбленең үзләре уйнап ,үзләре җырлаулары тамашачыларны таң калдырды, бик күпләрне сокландырды. Аларның чыгышы бу бәйрәмнең “йөзек кашы” дисәк тә бер дә ялгыш булмас. Тамашачылар да кул чабып кына утырмады бу кичне,  халкыбызның инде онытылып бара торган уеннарын уйнадылар.

Бәйрәмгә ял итәргә чыккан халыкны пылау, коймак, чәй белән сыйладылар. Халык рәхәтләнеп аралашты, бәйрәм итте.

 Регина Хәкимҗанова

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*