tatruen
Баш бит / Яңалыклар / 2019 ел Башкортстан татарлары өчен нинди вакыйгалары белән тарихта кала?
2019 ел Башкортстан татарлары өчен нинди вакыйгалары белән тарихта кала?

2019 ел Башкортстан татарлары өчен нинди вакыйгалары белән тарихта кала?

Узган ел Башкортстан татарлары өчен вакыйгаларга бай булды. Шуларның иң зурларын искә төшереп узыйк.

24 февраль “Татар халкының үсеш стратегиясе” өлгесен тикшерү җыелышы узды.

17 апрель Башкортстан Республикасында Татарстан Республикасы көннәре ачылды. Аның кысасында Татарстан Президенты татар җәмәгатьчелеге белән очрашты. Татарстан Президенты белән очрашуда Башкортстан ягыннан өч кеше: Идрис Газиев, Зифа Нагаева һәм икътисад фәннәре докторы Касыйм Йосыпов чыгыш ясады.

Башкортстан Республикасында Татарстан Республикасы көннәре кысасында – 18 апрель Уфада Тукайга һәйкәл ачылды. Һәйкәл өчен чыгымнарны Уфа шәһәре шурасы депутаты, эшкуар Артур Хаҗигалиев күтәрде.

26 апрель Уфада беренче тапкыр Тукай һәйкәле янында шагыйрь истәлегенә бәйрәм узды. Анда республикада яшәгән татар шагыйрьләре шигырьләрен укыды, чара Уфа “Нур” театры артистлары катнашлыгында музыкаль чыгышлар белән үрелеп барды.

Узган ел Туймазыда Габдулла Тукайга бюст куелды. Бюстны ачу 26 апрель Габдулла Тукай туган көнне узды. Туймазы шәһәрендәге “Төмәнәк” татар милли-мәдәни үзәге каршына куелган бюст эшкуар һәм композитор Фәнир Галимов ярдәме белән куелды.

28 август Башкортстанның Бишбүләк районы Ает авылында күренекле татар шагыйре Фатих Кәрим музеен ачу чарасы узды.

Татар җәмәгатьчелек оешмаларының эшчәнлегенә килгәндә, Башкортстан татарларының төбәк милли-мәдәни мөхтәрияте рәсми теркәлүенең 10 еллыгын билгеләде. Анда Русиянең 30дан артык төбәгеннән килгән мөхтәрият җитәкчеләре дә катнашты. Чара кысасында Бүздәк районында милли ашлар мәдәниятен үстерү максатыннан “Бәлешфест” үтте. Оешма ел барышында “Тукай моңнары”, “Пушкин, Тукай, Кәрим”, “Ике аккош”, “Гаилә учагы” һәм башка чаралар уздырды.

Башкортстан татарлары конгрессы 2020 елда узачак Татарстанның 100 еллыгына әзерлек эшләрен башлады. Бөтендөнья татар конгрессына тәкъдимнәр җибәрде. Оешма республикадагы бүлекчә җитәкчеләре катнашлыгында җыелыш уздырып, узган елга йомгак ясады, алдагысына эш планы кабул итте. Татар конгрессы беренче тапкыр татарларны күмәк җыеп Яңа ел чарасы уздырды. Анда 150дән артык кеше катнашты.

Башкортстан Татар иҗтимагый үзәге оешуга 30 ел тулды. ТИҮ ул юбилейны уздыра алмады. Бәләбәй ТИҮе генә 30 еллыгын зурлап “Урал батыр” милли-мәдәни үзәгендә чара үткәрә алды.

7 июнь Уфада Русиядә беренче хатын-кызлар хәйрия җәмгыяте оештырган мәгърифәтче Мәрьям Солтанова-Акчурина яшәгән йортка тактаташ ачу чарасы узды. Ул “Берлек” оешмасы тырышлыгы һәм чыгымнары белән тормышка ашырылды. Оешма ел барышында төрле көнүзәк проблемнар буенча түгәрәк өстәлләр уздырды.
Татар хатын-кызларының “Сәхибҗамал” һәм “Ак калфак” оешмалары да ел барышында күп кенә чаралар уздырды.

Узган ел Башкортстанда татар телендә нәшер ителүче “Тулпар” журналы Уфа “Нур” татар дәүләт театрында үзенең 25 еллык юбилеен уздырды. Шул ук театрда журнал ике елдан артык барган нәсер һәм парча бәйгесенә йомгак ясады.

Башкортстан “Китап” нәшриятындагы татар китаплары чыгаручы бүлек 25 еллыгын уздырды. Бүлек узган ел 7 нәфис әдәбият китаплары, 28 уку кулланмалары, әсбаплар, дәфтәрләр чыгарды.

tulpar.rbsmi.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*