tatruen
Баш бит / Яңалыклар / 2019 ел Чиләбедә “Габдулла Тукай елы” булыр дип көтелә
2019 ел Чиләбедә “Габдулла Тукай елы” булыр дип көтелә

2019 ел Чиләбедә “Габдулла Тукай елы” булыр дип көтелә

Чиләбе өлкә универсаль фәнни китапханәсендә Татар конгрессының традицион киңәйтелгән утырышы узды. Узып баручы ел турында фикер алышу, үзләренең яшәеше турында сөйләшү һәм 2019 елга планнар төзү  өчен бөтен өлкәдән татар үзәкләре җитәкчеләре җыелды, дип хәбәр итә Чиләбе өлкәсе Татар конгрессы.

Узып баручы ел, чыннан да, Чиләбе өлкәсе татарлары Конгрессы өчен бай һәм үзенчәлекле булды, чөнки ул Конгрессның 20 еллык юбилее билгесе астында узды.

Быел горурлык өчен сәбәпләр дә шактый: Чиләбедә татар халык театры торгызылды, “Созвездие” татар этнолагерен ачу, “Татарча диктант” бөтенроссия акциясен, “Татар кызы” һәм “Нэни энжеләр” традицион конкурсларын үткәрү, Муса Җәлилгә багышланган шигырь укучылар конкурсы һ. б.

Ә менә 2019 елны Чиләбедә “Габдулла Тукай елы” дип атарга мөмкин булачак. Чөнки киләсе елда бөек шагыйрьгә багышланган берничә яңа проектны гамәлгә ашыру планлаштырыла.  Бу – Чиләбе үзәгендә Г.Тукайга күптән көтелгән һәйкәл урнаштыру, Троицкта аның бюстын ачу, балалар һәм өлкәннәр өчен “Безнең Тукай” төбәк конкурсын үткәрү һәм башка бик күп вакыйгалар.

“Безнең «Татар кызы» бәйгесе инде күптән халыкара дәрәҗәгә менде, безнең Муса Җәлил исемендәге сәнгатьле уку бәйгесе халыкара “Җәлил укулары” конкурсы нигезенә салынды, безнең тәҗрибә файдаланыла. Татар конгрессы башкалар өчен үрнәк булып тора. Без зур ышаныч белән эшебез безнең өчен генә түгел, бөтен Россия өчен дә мөһим дип әйтә алабыз. Без бөтен өлкә буенча татар үзәкләре һәм аларның филиаллары булдырылу белән горурланабыз, һәм хәзер без чын-чынлап зур тату гаиләгә әверелдек, уртак эшебез нәтиҗәсендә мондый зур нәтиҗәләргә ирешә алдык. Кадерле дуслар, барыгызга да рәхмәт”, – дип, хезмәттәшләренә рәхмәт белдерде Чиләбе өлкәсе Татар конгрессы рәисе Лена Рәфыйк кызы Колесникова.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*