tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Чиләбе балалары Казанга сәяхәт кылды
Чиләбе балалары Казанга сәяхәт кылды

Чиләбе балалары Казанга сәяхәт кылды

14-15 май көннәрендә Чиләбе балалар делегациясе Татарстан Республикасының башкаласы – Казан шәһәрендә булып кайтты.

Казан балаларны кояшлы матур көне белән каршы алды. Экскурсиянең программасы да бик эчтәлекле һәм җитди итеп төзелгән иде. Укучылар Казан шәһәренең истәлекле һәм искиткеч урыннарында булдылар.

Күңелләрдә уелып калырлык сәяхәт оештырган һәм бүләк иткән китаплар өчен Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитеты рәисе – Закиров Ринат Зиннур улына, әйдәп баручы референт- Зәйнетдинова Әлфия Рәкыйп кызына зур рәхмәтебезне җиткерәсебез килә.

Китапларның, аеруча матур әдәбиятның кешегә йогынтысы бик зур, бигрәк тә балаларга татар телендә тәрбия һәм белем үстерү эшендә Сез җибәргән китаплар иң кирәкле кулланма.

Сезгә иминлек, уңышлар телибез һәм киләчәктә дә тыгыз хезмәттәшлеккә ышанып калабыз.

Чиләбе өлкәсе татар конгрессы

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*