tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Алинә Заһитова мөселман булуы белән горурланмасынмыни инде?
Алинә Заһитова мөселман булуы белән горурланмасынмыни инде?

Алинә Заһитова мөселман булуы белән горурланмасынмыни инде?

Олимпия чемпионы Алинә Заһитова 21 июльдә Мәскәүдә узган Сабантуйда катнашкан. “Мондый күңелле бәйрәмдә катнашуыма шатмын. Мин мөселман булуым белән горурланам. Татар милләтенең көчле булуын беркайчан да онытмаска кирәк”, – дигән ул чыгышында.

Спортчының бу сүзләре Интернетта шактый зур низаг чыгарды. Социаль челтәрләрдә, спорт темасына багышланган сайтларда Алинәнең әлеге сүзләрен ошатмаучылар күпләп тискәре комментарийлар калдыра.

Аерым алганда, Русиядә спорт темасына баргышланган иң зур порталларның берсе sports.ru сайтында чыккан әлеге хәбәргә 700дән артык фикер килгән. Фикер калдыручыларның зур өлеше Алинә Заһитованы милләтчелектә гаепли, ул әйткән сүзләрнең “политкоррект” булмавын ассызыклый.

Татарстанның “БИЗНЕС Online” басмасында да чыккан хәбәргә тискәре фикерләр күп килгән. Заһитовага “сәясәт һәм милли мәсьәләгә тыкшынмау хәерлерәк” дигәнрәк киңәшләр дә әйтелә. Татар спортчысын хуплаучылар да бар.

Бирешмә, Алинә! Милләт уллары һәм кызлары синең яклы! Шулай дип әйтү өчен дә батырлык кирәк! Син, чыннан да, милләтебезнең батыр кызы!

kiziltan.ru
Фото: David J.Phillip (AP)

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*