tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Андыда клуб ачылды
Андыда клуб ачылды

Андыда клуб ачылды

Түбән Новгород өлкәсендә яшәүче андылыларның күптəнге хыялы тормышка ашты – 2 августта халыкның бердəмлеге һəм район администрациясе ярдəме белəн күп еллар ташландык хəлдə торган клуб бинасы капиталь ремонттан соң, янəдəн үз ишеклəрен ачты. Билгеле, авылның нəкъ уртасында урнашкан, чүп-чарга баткан, ишек-тəрəзəлəре җимерек булган клуб бинасы халык күңелен əрнетеп торгандыр. Ə инде район түрəлəре тарафыннан аукционга куелгач, бигрəк тə күплəрдə борчу тудыра.

Андыда яңа таш мəчет төзү инициаторы һəм шушы изге эшнең төп иганəчесе булган Сəяр əфəнде Сөлəйманов белəн авыл советы депутаты Галия ханым Айсина чаң суга башлыйлар. Аларның район түрəлəренең бусагасын күпме тапаганнарын, башкарылган эшлəр турында тулысынча язып чыккан идек инде (ТЯ, №27. 03.07.2020). Ə узган якшəмбе көнне барча андылылар, шəһəрдəн кайткан, күрше авыллардан килгəн кунаклар капиталь ремонттан соң яңартылган клубны ачу тантанасына җыелды.

Барча халыкны Галия ханым сəламлəде. Ул клубны сафка бастыру эшлəре буенча хисап тотты, үз өлешен керткəн һəркемгə олы рəхмəтлəрен белдерде. Аннары авылның бер төркем үзешчəннəре – Фəрит һəм Асия Әдиятуллиннар, Асия Алмай, Азат абзый, өметле яшүсмерлəр Тимур, Латыйфа, Сабрина, Диана, Лилия, шулай ук Грибан белəн Янау авылыннан килгəн һəвəскəрлəр чыгыш ясады.

Авылдашларына бүлəк итеп, бер төркем хəлле андылылар чакырткан “Туган як моңнары” ансамбле яңартылган клубта тəүге концерт бирде. Ə кич белəн Камил Орландо, Айдар Аймалетдинов яшьлəр өчен дискотека оештырды. Артистларның аягы җиңел булсын, клуб алкышлардан һəм шат авазлардан, төрле чаралардан яңгырап торсын иде.

Румия ХАМЗИНА.

“Туган як” газетасы

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*