tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Австралиядә Сабан туен бәйрәм итәчәкләр
Австралиядә Сабан туен бәйрәм итәчәкләр

Австралиядә Сабан туен бәйрәм итәчәкләр

Аделаидада (Австралия) 15 апрельдә Сабан туе була. Бу хакта Австралиянең SBS телеканалы хәбәр итә.

Бәйрәмне оештыручылар традицион бәйгеләр һәм тәм-томнар әзерләгән. Бәйрәмдә капчык белән сугышу, аркан тарту булачак, өстәлләр милли ризыклар белән бизәләчәк.

Сабан туена Австралия татарлары диаспорасы вәкилләре теләге булган һәркемне чакыра.

Бәйрәм алдыннан, 13 апрельдә, тамашачылар Татарстанның атказанган артистлары Наил Сәгъдиев, Айдар Сөләйман катнашында концерт карый алачак. Айдар Сөләйман – күпсанлы халыкара бәйгеләр лауреаты.

http://tatar-inform.tatar

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*