tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Башкорт дәүләт университетының татар филологиясе һәм мәдәнияте кафедрасы оешуга 60 ел
Башкорт дәүләт университетының татар филологиясе һәм мәдәнияте кафедрасы оешуга 60 ел

Башкорт дәүләт университетының татар филологиясе һәм мәдәнияте кафедрасы оешуга 60 ел

30 ноябрь көнне Башкорт дәүләт университеты бинасында татар филологиясе һәм мәдәнияте кафедрасы оешуга 60 ел тулу уңаеннан тантаналы кичә үтте. Тантанада Башкортстан һәм Татарстан Республикаларының билгеле галимнәре, фән, мәгариф һәм матбугат хезмәткәрләре, университетны төрле елларда тәмамлаган күпсанлы укытучылар, журналистлар, студентлар катнашты. Килгән кунаклар арасында төрле җәмгыять оешмалары да бар иде.

Тантана кафедра юбилеена багышланган фәнни-гамәли конференция белән башланып китте. Кичәнең әдәби-музыкаль композиция өлеше котлаулар, университетка бәйле төрле хатирәләр белән үрелеп барды, чыгышларда бүлекнең үткәне, бүгенгесе, киләчәгенә байкау ясалды. Бу көнне кафедра мөдире Алмаз Галимҗан улы Шәйхуловка, кафедра укытучыларына милләтебез балаларын укытуга һәм тәрбияләүгә керткән өлешләре өчен чиксез рәхмәтләрен җиткерүчеләр байтак булды. Бөтендөнья татарлары конгрессы исеменнән язылган котлау хатын Бөтендөнья татарлары конгрессының Башкортстан Республикасындагы вәкиллеге референты Ногманова Альмира Әфтах кызы укып ишеттерде. Хатта татар филологиясе һәм мәдәнияте кафедрасының мактауга лаек эшләре арасында аеруча уңышка ия булган ике чара: Башкортстан Республикасы югары уку йортлары студентлары һәм урта гомуми белем бирү мәктәпләре укучылары арасында уздырылган “Туган як шигърияте” һәм “Җанлы сүз” иҗади бәйгеләре телгә алынды, аларның халкыбызның телен, мәдәниятен үстерүдәге зур роле ассызыкланды.

Юбилей кичәсе “Туган тел” җыры белән тәмамланды.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*