tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Башкортстан Башлыгының хатыны каз өмәсендә катнашкан
Башкортстан Башлыгының хатыны каз өмәсендә катнашкан

Башкортстан Башлыгының хатыны каз өмәсендә катнашкан

5 декабрьдә Башкортстанның Чакмагыш районында Калмашбаш авылында каз өмәсе булган. Башкортстан Башлыгы вазифаларын башкаручы Радий Хәбировның хатыны Каринэ Хәбирова да каз өмәсенә килгән. Бу турыда “Башинформ” агентлыгы хәбәр итте.

Каз өмәсендә шулай ук Уфа шәһәре башлыгының хатыны Венера Мостафина да катнашкан. Бәйрәмдә “Яшь йөрәкләр” фольклор ансамбле чыгыш ясаган. Китапханәчеләр, авыл кешеләре дә каз йолкышкан.

Башкортстан һәм Уфа башлыкларының хатыннары милли ризыклар белән дә сыйланган. Аларга токмачлы аш, зур бәлеш, кыздырган каз ашаттылар, диелгән әлеге хәбәрдә.

tatar-inform.tatar

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*