tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Башкортстанда әниләр ярышты
Башкортстанда әниләр ярышты

Башкортстанда әниләр ярышты

Уфа шәһәренең 74 нче номерлы балалар бакчасында хатын-кызлар арасында бик кызыклы чара үтте. Анда татар әниләре осталыкта, уңганлыкта, булганлыкта көч сынашты.
Очрашуга район администрасиясеннән дә, “Ак калфак” оешмасыннан да вәкилләр чакырылган иде.

Бәйрәм башланганда, балалар бакчасы җитәкчесе Земфира Хөсәенова килгән кунакларга, җыелган ата-аналарга, бәйгене әзерләп алып баручы тәрбиячеләргә рәхмәтләрен җиткерде һәм катнашучыларга уңышлар теләде.

Әниләр үз-үзләре белән таныштырып, татар телендә җырлар җырладылар, шигырьләр сөйләделәр, кул осталыгында көч сынашып йомгак урадылар. Шулай ук уңган хуҗабикәләр татар халык ашларын да тәкъдим иттеләр.

Һәр ана хөрмәткә лаек, шуңа без катнашучылар арасында иң оста әнигә Гран-при тапшырып, калган җидесенә призлы өч урын билгеләдек, – дип йомгаклады очрашуны урындагы “Ак калфак” оешмасы җитәкчесе Рамилә Әхтәмова.

Ә Гран-прины исә,  Алина Гарипова яулап алды. “Мин урын яулар өчен катнашмадым, мин әлеге бәйгегә үземнең бөек татар милләтеннән булуымны акларга дип килдем, ахирәтләрем өчен мин ихлас күңелдән шатмын.Бз – татар хатын-кызлары барысын да булдырабыз!”- дип фикерен уртаклашты ул. Бәйрәм матур чәй табыны белән тәмамланды.

Рузил Имамов

Башкортстан

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*