tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Башкортстанда Халыкара туган тел көненә багышланган бер төркем чаралар узачак
Башкортстанда Халыкара туган тел көненә багышланган бер төркем чаралар узачак

Башкортстанда Халыкара туган тел көненә багышланган бер төркем чаралар узачак

21 февраль – Халыкара туган тел көне. Һәр халыкның – үз тарихы, үз гореф-гадәтләре, үз теле. Һәркемгә туган телен саклау, аны киләчәк буынга исән-имин җиткерү максаты мөһим булырга тиеш.

Башкортстанда Халыкара туган тел көненә багышланган бер төркем чаралар узачак:

  • 20-21 февраль – М. Акмулла ис. Башкорт дәүләт педагогия университетында профессор, педагог Үзбәк Гыймадиевның тууына 100 ел тулуга багышланган “Ана теле-2020” студентларның педагогик осталыгы XII Бөтенрусия конкурсы була. Башлана 20 февраль көнне 12.30 сәгатьтә – Ачу тантанасы, визитка, иҗади бәйге.
  • 21 февраль көнне 8.30 сәгатьтә – ачык дәресләр бирү, 13.00 сәгатьтә – Казан-Уфа-Астана-Эзмир онлайн семинары,15.00 сәгатьтә – Ябу тантанасы.
  • 21 февраль – М. Акмулла ис. Башкорт дәүләт педагогия университетында Башкортостан Республикасында яшәүче халыкларның телләрендә Халыкара диктанты узачак. Чара генерал-майор, 112-нче Башкорт кавалерия дивизиясе командиры Миңнегали Шәйморатовның тууына 120 ел тулуга багышланган. Татар телендә диктант 401нче аудиториядә язылачак.Акция барлык теләүчеләр өчен ирекле һәм түләүсез. Башлана 12. 00 сәг.
  • 21 февраль – Башкорт дәүләт университетының Стәрлетамак филиалында Җиңүнең 75 еллыгы уңаеннан Искә алө һәм Дан елына багышланган “Сүз чыгар шагыйрьләрдән хикмәт берлән…” сәнгатьле уку конкурсының соңгы этабы узачак.
  • 22 февраль – Уфа “Нур” татар дәүләт театрында балалар өчен күңелле тамаша һәм татар телендә әкият күрсәтеләчәк. Чара 11:00дә театрның Зур зал фойесында башлана. Программада: уеннар, җыр-биюләр, “Нур” театры каршында эшләп килүче балалар студиясенең, Татар якшәмбе мәктәбе балалары чыгышлары, күргәзмәләр. Ә 12:00 сәгатьтә тамашачыларны А. Хайтның “Әйдәгез, дус булыйк” спектакле көтә.
  • Кичен, сәгать 18.30да З. Хәкимнең “Тыкрыкта булды бу хәл” спектакле алдыннан олылар өчен тагын бер күңелле чара узачак. Фойеда гармун көйләре, дәртле биюләр һәм җырлар булачак.
  • Шулай ук Башкортстан Республикасы татарлары конгрессы үзләренең социаль челтәрләрендә @kongress.tatar.rb флешмоб тәкъдим итә.

Бөтендөнья татар конгрессының Башкортстандагы вәкиллеге

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*