tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Башкортстанда “Орчык өмәсе” оештырдылар
Башкортстанда “Орчык өмәсе” оештырдылар

Башкортстанда “Орчык өмәсе” оештырдылар

Башкортстанның Илеш районы Карабаш авылында «Орчык өмәсе» бәйрәме үтте. Бу матур чара „Ак калфак“ Бөтендөнья татар хатын-кызлар оешмасының Башкортстан булеге һәм җирле хәкимият ярдәмендә оештырылды. Өмәне оештыруда «Ак калфак»ның Илеш районы бүлеге җитәкчесе Рафага Минәҗева күп көч салды.

  • Үзебезнең телебезне, гореф-гадәтләребезне, татар халкының борынгы йолаларын саклап калу нияте белән, аны түкми чәчми яшь буынга җиткерү өчен оештырдык бу бәйрәмне – ди «Ак калфак»ның Башкортстан булеге җитәкчесе Люция Ябир кызы Вафина. Бәйрәм кул осталарының осталык дәресләре, мәктәп укучылары һәм һәвәскәр артистларның дәртле чыгышлары белән үрелеп барды.

Рузил Имамов

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*