tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Башкортстанда «Татарның чигүле сөлгесе» конкурсы узды
Башкортстанда «Татарның чигүле сөлгесе» конкурсы узды

Башкортстанда «Татарның чигүле сөлгесе» конкурсы узды

Сөлге халкыбызның көнкүрешендә, көндәлек тормышында, җырларында киң урын алган. Хэзер дә шулай: мәйдан буласы җирне алдан күрсәтеп, сабан туеның колга башларында чиккән сөлге җилферди, бәйгеләрдә иң алдан килгән чаптар муенына бизәкле сөлге салына, туй табыннанырын затлы сөлгеләр бизи. Алардагы бизәк-рәсемнәргә халыкның бәхет һәм матурлык турындагы уй-хыяллары, элек-электән килгән гореф-гадәтләре, иң якты хис-тойгылары салынган.

Башкортстанда «Ак калфак» хатын-кызлар берләшмәсе «Татарның чигүле сөлгесе» конкурсын иглан иткән иде.Оештыру комитеты рәисе Люция Ябир кызы Вафина бәйгеләрдә катнашкан һәркемгә рәхмәтен җиткерә. Бәйге 2 тур да үтте. Беренче тур бүлекчәләрдә авылларда, район үзәкләрендә, шәһәрләрдә узды, ә 2-тур –җиңүчеләр арасында. Бу күркәм бәйге онлайн тәртибендә уздырылды.

Беренче дәрәҗәдәге дипломга Бакалы районы Яңа Урсай авылыннан – Каһирова-Галиева Венера Рәис кызы лаек булды. Икенче дәрәҗәдәге диплом – Дүртөйле шәһәреннән Янгирова Флидә Насибулла кызына тапшырылды һәм өченче дәрәҗәдәге диплом – Бакалы районы Яңа Балыклыдан Новикова Анна Дмитрий кызына бирелде. Бу сөлгеләр Татарстанга сабан туе батырына тапшыру өчен бүләк булып барачаклар.

Шулай ук, рәхмәт хатлары һәм истәлекле бүләкләр тапшырылды: Архангель районы Заһит авылыннан – Минсылу Суфи кызы Рамазанова,Фәридә Галимҗан кызы Нәҗметдинова; Дүртөйле районы Иске Баеш авылыннан – Фәния Шәйхулла кызы Гаскарова, Рәсимә Баян кызы Гаянова; Илеш районы Иштерәк авылыннан – Рәсимә Хәбирҗан кызы Насретдинова; Туймазы районы Түбән Бишинде авылыннан – Нәзирә Шәмсулла кызы Фәткуллина; Туймазы районы Кандра авылыннан –Миңнизадә Шәмсетдин кызы Абрарова,Зимфира Миңназал кызы Әхмәдиева, Гөлнара Ильяс кызы Абзалова; Кыйгы районы Үрге Кыйгы авылыннан – Светлана Марат кызы Ганиева; Уфа шәһәреннән – Рамилә Әмир кызы Әхтәмова һәм Рима Хәнәфи кызы Суфиянова; Салават шәһәреннән –Рафига Лотфулла кызы Вахитова һ.б.

Чигелгәгән сөлге бизәкләре татар хатын-кызларының сизгер зәвыгын, хыял офыкларын, иҗат тәҗрибәсен һәм осталыгын чагылдыра. Әйләнә-тирәдәге күренешләрне күреп алган, күңеленнән үткәргән һәм кабатланмас бизәкләргә сала барган әнә шул остазларның кулы милли үзенчәлеккә ия булган бай төсмерләр тудырган, аларны еллар һәм гасырлар буена саклап, үстереп килгән. Мондый күркәм бәйгеләр һәрвакыт кирәк! Милләтебезнең рухи хазинәсе булган чигүле сөлгеләр чордашларыбыз күңелендә яңарсын иде.

З.Ахунова
Башкортстан

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*