tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Башкортстанның Салават шәһәрендә “Ай алкалы татар кызы” исемле әдәби-музыкаль чара узды
Башкортстанның Салават шәһәрендә “Ай алкалы татар кызы” исемле әдәби-музыкаль чара узды

Башкортстанның Салават шәһәрендә “Ай алкалы татар кызы” исемле әдәби-музыкаль чара узды

22 февраль көнне Салават шәһәрендә Башкортстан республикасының “Ак калфак” хатын-кызлар оешмасының утырышы узды, дип хәбәр итә Бөтендөнья татар конгрессының Башкортстандагы вәкиллеге социаль челтәрдә. Чараны “Ак калфак” оешмасы җитәкчесе Люция Вафина, Салават шәһәрендәге «Ак калфак» оешмасы җитәкчесе Фәнзилә Тибеева оештырган.

Башкортстанда иҗтимагый оешманың бүлекчәләре күп. Очрашуга Туймазы, Бәләбәй, Стәрлебаш һәм башка төрле район, шәһәрләрдән вәкилләр килгән. Җыелыш кысаларында Салават башкорт драма театрында күренекле әдибә Дилә Булгакова иҗатына багышланган “Ай алкалы татар кызы” исемле әдәби-музыкаль чара уза. Җыр-моңга, нәфис сүзгә бай чарада мәртәбәле кунаклар, Башкортстанның татар милли оешмалары вәкилләре катнашты. Алар арасында Бөтендөнья татар конгрессының Казан вәкиле Алмаз Нургалиев, Башкортстандагы вәкиллек җитәкчесе Альфред Дәүләтшин. Соңыннан «Әннәби» җәмигъ мәчете һәм аның имам-хатыйбы Рәмил хәзрәт Насыйров тарафыннан кичке аш оештырылган.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*