tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Батырлар даны мәңгелек
Батырлар даны мәңгелек

Батырлар даны мәңгелек

Ижау шәһәренең 11нче  балалар бакчасында Россия герое Илфат Закировка мемориаль такта куелды. Ә бер ел элек бакчага герой исеме бирелгән иде. Мемориаль такта ачу тантанасына да нәкъ шул вакыттан башлап әзерләнгәннәр.

Мемориаль тактаны ачу тантанасында Россия Героеның әнисе Ләйсирә Кәлимулла кызы, Җәзаларны үтәтү федераль хезмәтенең тәрбия һәм социаль эш бүлеге башлыгы Сергей Кирпиченко, шәһәр хакимиятенең мәгариф идарәсе вәкилләре катнашты.
Балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр концерт номерлары күрсәттеләр. Соңыннан кунаклар Илфат Закировны бер минут тынлык белән искә алдылар һәм мемориалга чәчәкләр куйдылар.

Илфат Закиров – Ижаудагы күп кенә малайлар һәм кызлар өчен батырлык үрнәге. Аның турында «Соколята» кадет төркеменең һәр тәрбияләнүчесе белә. Бу төркем әлеге балалар бакчасында ике ел элек ачылган иде. Ул чакта яшь патриотларны Россия Җәзаларны үтәтү федераль хезмәтенең Удмуртия Республикасы буенча идарәсенең «Кречет» махсус билгеләнештәге бүлеге хезмәткәрләре үз канаты астына алдылар. Бакчада шулай ук «Россия Геройлары» музей-экспозициясе эшли. Күргәзмәнең күп өлеше Илфат Закировка багышланган.

Эльвира Хуҗина әзерләде

yanarysh.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*