tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Бәхет тавы – бавырсак
Бәхет тавы – бавырсак

Бәхет тавы – бавырсак

Башкортстанның Дүртөйле районы Көшел авылында “Бәхет тавы – бавырсак” дип аталган бәйрәм узды.

Чарада районның барлык диярлек авылларыннан бавырсак пешерү осталары катнашты. Алар әлеге милли ризыкны әзерләп алып килде. Өстәлләрдә самавырлар чыжлап утырды, бәйрәмгә җыелган халык бавырсак, өчпочмак, тәбикмәк кебек ризыклар белән кинәнеп чәй эчте.

“Изге ай”, “Сүнмәс йолдызлар” фольклор ансамбльләре әгъзалары, Дүртөйле районы Мәдәният сарае артистлары зур концерт күрсәтте. Яше-карты рәхәтләнеп сабантуй уеннарында катнашты. Иске Кәңгеш авылы мәдәният йорты җитәкчесе Флидә Сәхипова бавырсак пешерү буенча осталык дәресе күрсәтте. Әйткәндәй, “Иң матур бизәлгән бавырсак” номинациясендә нәкъ менә ул җиңүче исемен яулады.

kiziltan.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*