tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Бәхеткә сабырлык аша ирешкән
Бәхеткә сабырлык аша ирешкән

Бәхеткә сабырлык аша ирешкән

Шушы көннәрдә без халкыбызның иң кадерле, данлы бәйрәме – Бөек Җиңү көнен билгеләп үттек. Дәһшәтле сугышны үз күзләре белән күргән ветераннарыбызның, аларның тол калган хатыннарының саны да бармак бөгеп санарлык кына калып бара. Күпләре урын өстендә яисә кеше ярдәменнән башка яши алмый. Әмма араларында адәм күтәрә алмаслык авырлыклар узып та, сынмаган, сыгылмаган, хәзерге вакытта да кайбер мәсьәләләрдә яшьләр белән «узышырлык» апа-абыйлар бар әле. Шуларның берсе Иске Майна районы Иске Кызылсу авылында гомер итүче Хәдичә апа Сингатуллова. 15 майда, ягъни бүген ул үзенең 90 яшьлек гомер бәйрәмен каршы ала.

Хәдичә апа Иске Кызылсу авылының Яңа авыл дигән ягында 1930 елның 15 маенда Имам ага Замальдиновның  гаиләсендә дөньяга килә. – Яшь анадан без икәү – Мансур абый (моннан берничә ел элек мәрхүм булды) һәм мин идем, – дип сөйли ул. Аларның әниләре Имам аганың икенче хатыны була.  Бөек Ватан сугышы башланганын  да яхшы хәтерли Хәдичә апа. – Авылдагы ир-егетләрне берәм-берәм сугышка ала башладылар, без әле яшүсмерләр генә булсак та, дөнья хәлләрен аңлый идек инде.

Башлангыч белем алган бала-чага нәкъ шул елларда кырда, фермада эшли башлыйлар. Эшче куллар җитмәгәнгә, ныграк булган яшүсмерләр дә басу-кырларда, ирләр кулы кирәк булган хезмәттә бил бөгә. – Яшьлегебез михнәтле елларга туры килсә дә, без һәр нәрсәдән ямь таба белдек. Кырда эшләп арыйбыз да җыр сузабыз, үзебез шаярабыз-көләбез, әйтерсең  бер хәсрәтебез дә юк. Ә бит күпләрнең әтиләре яуда һәлак булып калды, әле бер йортка, әле икенчесенә «кара кәгазь» килә торды. Бергәләп елашабыз, әмма сабыр итми чара юк. Илдә барган сугыш күңелләргә төзәлмәслек яралар салса да, төшенкелеккә бирелмәдек, – ди. Хәдичә апаның холкы да шундый – ул беркайчан күңелен төшерми, нинди генә авырлыклар булса да, киләчәккә гел өмет белән карый. Ә бит язмыш аны бер дә «башыннан сыйпап» тормаган, сынауларын да, югалтуларын да җитәрлек җибәргән.

Буйга җиткән кыз кырда эшләгән чорда сугыштан кайткан Әхмәтгәрәй абый Сингатулловка гашыйк була. Чибәр ир-егет колхозда бригадир булып хезмәт итә. Еш кына кырда эшләүче хатын-кызлар янына килеп, наряд биреп, хәлләрен белеп китә. Баксаң, тыйнак, уңган кызга ул да күз салган икән. – Миңа кияүгә чыгасыңмы, дип тәкъдим ясагач, икеләнмичә дә риза булдым. Үзем аңа өченче хатынлыкка барасымны аңлап бертуктаусыз  елыйм, шул ук вакытта  сөйгән кешем белән бергә буласым да килә. Язмышыма шулай язылган булгандыр инде, төп йортка яшь килен булып төштем. Ара-тирә көндәшләрем дә килеп китә. Алар белән беркайчан сүзгә килмәдем. Кем белә, бүген мин аның хатыны, бәлки, иртәгә сез кабат монда килен булырсыз дия идем, – дип искә ала.

Каената-каенана, каенатасының сеңелесе, иренең туганнары белән уртак тел табып яшәгән күршебезнең үзенең дә авыр минутлары аз булмагандыр. Тик ул күп нәрсәне уен-көлке белән үткәреп җибәргән. – Боегып, үз эчеңә бикләнеп торсаң, дөньяга ачу тотып гомереңне уздырып җибәрергә була. Үз-үзеңне кулга алырга, нык, тәвәккәл булырга, тормыштан ямь табып, кызыксынып яшәргә кирәк, – ди ул.

Әйе, аның язмышы турында берничә томлык китап язарга була. Тормыш иптәше Әхмәтгәрәй абый сугыш ветераны иде. 1924 елда Иске Кызылсу авылында гомер итүче Рәкибә апа белән Сәетгәрәй абый Сингатулловлар гаиләсендә туган. 1944 елда Әхмәтгәрәй абыйсугышка алына һәм 1нче Балтыйк буе фронтына эләгә. Ул сугышның соңгы көннәренә кадәр шәһәр-авылларны дошманнан азат итүдә катнаша. Күкрәгенә орден-медальләр тагып, туган ягына әйләнеп кайткач, Әхмәтгәрәй абый колхозда эшли башлый. Мал табибы булып озак еллар хезмәт иткәннән соң, лаеклы ялга чыга. Кызганычка каршы, аңа рәхәт картлык  насыйп булмый – ветеран 67 яшендә якты дөньядан китеп бара. Хәдичә апа көн саен намазыннан соң аның рухына догалар укып багышлый.

Әхмәтгәрәй абый бик әйбәт, ярдәмчел кеше иде. Тирә-күршегә, дус-туганга аның булышлыгы, игелеге аз тимәде. Алар бергәләп биш бала тәрбиләп үстерделәр, һәркайсына белем биреп, олы тормышка озатты. Әби-бабай гомер барышында оныкларының да һәркайсын кадерләп тәрбияләште, үз балаларыдай якын итте. Җәй башыннан алып уку елы башланганчыга кадәр аларның өе бала-чага белән тула иде. Бик матур гадәт буенча Хәдичә апаның балалары гына түгел, оныклары да, хәзер инде оныкчыклары да кадерле кешеләренә әби дип түгел, әни дип дәшә. Бу аларның иң яраткан, якын кешеләрен аеруча ихтирам итү билгесе.

Өлкән яшьтәге ветеран бәхетнең, матур тормышның кадерен яхшы белә. Гомере буе колхозда, фермада тир түккән, өйдә каената-каенага ярап яшәгән ана бала-оныкларын дөрес тәрбияли алган, эш сөючән итеп үстергән. Ә бүген яшь чагында чәчкән орлыкларының җимешләрен татый. – Мин сабыр итеп, түземлек белән яшәгәнгә Аллаһы Тәгалә бүгенге тормышымны бүләк итеп биргәндер дә, – ди. Бүген Хәдичә апа нарат исе аңкып торган, бөтен уңайлыклары булган өр-яңа өйдә яши. Узып баручыларның да игътибарын бу өй җыйнаклыгы, төзеклеге һәм зәвыклыгы белән ерактан ук җәлеп итә.

Моннан берничә ел элек ветераннарга, аларның тол калган хатыннарына дәүләт тарафыннан бирелә торган матди ярдәмгә күршебез дә лаек булды. Күпләр шушы сертификатлардан файдаланып, шәһәрләрдә фатирлар алды. Ә Хәдичә апаның  бала-оныклары, аеруча улы Фоат абый әниләренең карт көнендә булса да яңа, үз өендә яшәвен теләделәр. – Бу өй миңа яуда булган тормыш иптәшем Әхмәтгәрәемнең истәлеге, өлешемә төшкән сынаулар өчен бирелгән бүләк, – дип сөенә ветеран хатыны.

Сөенечләр белән бергә Аллаһы Тәгалә кешегә көенечләрен дә өеп бирә икән шул. Хәдичә апа да үз гомерендә күп югалтулар кичерде. Әти-әниләрен, каената-каеналарын хөрмәтләп соңгы юлга озатты. Аннан гомер иткән пар канаты Әхмәтгәрәй абыйны җирләде. Инде җанына Коръән укып, гыйбадәт кылып тынычлык тапкач кына, кызы Хаҗия апа авырый башлады. Ул биш бала арасында аеруча хисле, нечкә күңелле кызы иде. Шаян сүзле булуы, күп нәрсәне уен-көлке белән үткәреп җибәрүе белән Хәдичә апаның үзенә охшаган иде. Үзе татарча шигырьләр, хикәяләр дә иҗат итү белән дә мавыкты. Язмыш кына гомерен бик иртә чикләде. Ана кеше баласының вафатын авыр кичерде.

Бу югалтуга олы улы Гакиль абыйның баласы Наилның вафаты килеп өстәлде. Ә үзган елда хәсрәт арты хәсрәт кичергән ана йортының ишеген тагын кайгы шакыды. Кинәттән янында яшәгән улы – әнисен кадер-хөрмәттә тәрбияләп тотучы улы Фоат абый 57 яшендә вафат булды. Ул авылның терәге, актив җәмәгатьчесе иде. Һәр кешегә ярдәмчел, игътибарлы, өлкәннәрнең, тирә-күршенең хәлләрен белеп, үтенечләрен башкарып, гел ярдәм итеп торды. Аны югалтуны якыннары гына түгел, авылдашлары, Иске Майна районы халкы авыр кичерде. Бүген дә без аны сагынып искә алабыз.

Хәзер Хәдичә апа бала вакыттан ук яннарында үскән оныгы Сания белән кияве Марат тәрбиясендә яши. Оныкчыклары Дилә белән Айнур да сөекле кешеләренең һәр гозерен үтәргә ашкынып торалар. – Бүгенге көнемә шөкер итәм, – ди Хәдичә апа. – Биш баламның өчесе  Гакыйль, Әлфия, Хәмдия, 8 оныгым, 16 оныкчам исән-сау. Һәр атна кайсы булса да кайтып, хәлемне белешеп, ярдәмләшеп китә. Зур эшләргә, бәйрәмнәргә барысы бергә җыелып кайталар. Игътибарга, бүләкләргә күмәләр, бар эшне дә җыйнаулашып башкарып китәләр. Ә инде янымда минем өчен өзелеп торучы Саниям белән Маратыма мин шундый хөрмәт күрсәтүләре, тәрбияләүләре өчен аеруча рәхмәтле. Аларга сәламәтлек, бәхет-тәүфыйк, тормышларына бәрәкәт сорап догалар кылам.

Моннан берничә ел элек кенә Хәдичә апа кыш көне өй алдына чыкканда бозга таелып егылып аягын имгәткән иде. Шуннан соң күпме генә дәваланса да, ул тулысынча савыга алмады. Хәзер махсус җайланма ярдәмендә генә хәрәкәт итә. Әле шулай булса да өй алдындагы эскәмиягә чыгып утыра, узып барган кешеләр, күршеләре белән аралашып, дөнья хәлләре турында сөйләшеп утыра. Сәламәтлеге дә бүгенгә шөкер итәрлек. – Дәүләтебезгә, җитәкчеләргә рәхмәтем чиксез. Кул тутырып пенсияләребезне алабыз, әле 75  еллык юбилей уңаеннан президентыбызның 50 мең сумлык бүләген дә китереп бирделәр. Хөкүмәт миңа матур, җылы өй төзеде. Раббыбыз сынауларга каршы тора торган көч турында: «Сабыр итүчеләрне сөендер» («Сыер», 155), дип әйткән. Шушыдыр инде сабырлыгым өчен бирелгән сөенечләр.

Дәүләтебез Хәдичә Имамовнаны намуслы хезмәте, лаеклы ана булуы өчен бик күп мактау кәгазьләре, медальләр, «Хезмәт ветераны» билгесе, күп балалы ана таныклыгы белән бәяләгән.

Гомерендә күп авырлыклар күрсә дә, күңеле катырмады, холкы кырысланмады аның. Ул беркайчан гайбәткә керешмәде, Аллаһы Тәгаләгә сыенып, дога-намазларын, уразаларын калдырмады, кешеләргә гел яхшы мөнәсәбәттә булды. Һәм һаман да тыйнак, сабыр, кешегә ачык-шат, хәзер инде киңәшләре белән генә булса да ярдәмчел  булып кала.

Бүген исә барча тирә-күршеләр, Иске Кызылсу авылы халкы исеменнән аны 90 яшьлек олы юбилее белән котлап, изге теләкләрне җиткерәсе килә. Сәламәт булып, арабызда тагын озак еллар яшәгез, Хәдичә апа!

Сабира Абитова, Иске Кызылсу – Иске Кулаткы

emetul73.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*