tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Бергә булыйк, бердәм булыйк!
Бергә булыйк, бердәм булыйк!

Бергә булыйк, бердәм булыйк!

Башкортстан татарларының милли-мәдәни автономиясенә 10 ел тулу республикада киң билгеләнде. 16-18 майда Уфада һәм Бүздәк районында “Башкортстан Республикасы татарларының милли-мәдәни автономиясе” төбәк иҗтимагый оешмасына 10 ел тулу уңаеннан тантаналы чаралар узды. Эшлекле программа 16 майда башкалабыздагы милли батыр Салават Юлаев һәм бөек татар шагыйре Габдулла Тукай һәйкәлләренә чәчәкләр салудан башланды. Бу көнне кунаклар, шулай ук, Уфадагы дистәләгән тарихи урынга, шул исәптән Мәҗит Гафуринең йорт-музеена, 1912 елда Уфада булганда Габдулла Тукай тукталган Свердлов урамындагы 98нче йортка, Башкортстанның Милли музеена экскурсиядә булды.

Русия Президенты Владимир Путинның 2018 елның 7 маендагы указына ярашлы, “Мәдә­ният” гомумдәүләт проектын гамәлгә ашыру кысаларында 17 майда Башкортстан дәүләт опера һәм балет театрында Башкортстан татарлары милли-мәдәни автономиясенә 10 ел тулу уңаеннан тантаналы утырыш үтте. Уфада тәү тапкыр узучы чарада Башкортстан Башлыгы Хакимияте, Хөкүмәте, Дәүләт җыелышы-Корылтай, министрлыклар һәм ведом­стволар вәкилләре, Татарлар­ның федераль милли-мәдәни автономиясенең төбәк бүлек­чә­ләре булган Русиянең 40 төбәгеннән, Башкортстанның район һәм шәһәрләреннән мәртәбәле делегацияләр, татар теле укытучылары, иҗти­магый оешмалар вәкилләре катнашты.

Республика Башлыгының Иҗтимагый-сәяси үсеш буенча идарәсе начальнигы Урал Килсенбаев Башкортстан Башлыгы вазыйфасын вакытлыча башкаручы Радий Хәбировның тәбрик­ләү сүзен җиткерде. Анда, аерым алганда, болай диелә: “Хөрмәтле дуслар! “Башкортстан Республикасы татарларының милли-мәдәни автономиясе” төбәк иҗтимагый оешмасының 10 еллыгы белән ихлас котлыйм! Башкортстанда бер миллионнан артык татар гомер кичерә. Республикада татарларның телен, мәдәниятен, гореф-гадәтләрен саклау юнә­лешендә зур эш башкарыла. Мәктәпләрдә балаларга татар телен укыту өчен шартлар тудырылган. Уфа “Нур” һәм Туймазы татар театрлары уңышлы эшли. Туган телдәге киңкүләм мәгълү-мат чаралары халык арасында популяр. Башкортстан һәм Татарстан арасында тыгыз мәдәни һәм рухи бәйләнешләр булдырыл­ган. Боларның барысына да җәмәгать­челекнең ярдәме, Башкортстан татарла­рының милли-мәдәни автономиясе алып барган эзмә-эзлекле эше нәтиҗәсендә ирешелде. Сез гамәлгә ашырган проект-ларны, фестиваль һәм конкурсларны республикадан читтә дә беләләр. Алар безнең халык-ларыбызның бердәмлеген ныгыта, күпмилләтле республика һәм илебезнең иң яхшы традиция-ләрен саклауга ярдәм итә”.

Чарада катнашучыларны Дәү-ләт җыелышы-Корылтай Рәисе урынбасары Эльвира Аеткулова, мәдәният министры Әминә Шәфыйкова сәламләделәр.
Русия Дәүләт думасы депутаты, Милләтләр эшләре комитеты рәисе, Федераль татар милли-мәдәни автономиясе рәисе Илдар Гыйльметдинов сүзләренә караганда, иҗтимагый оешма дәүләт власте органнарының һәрдаим ярдәмен тоеп эшли. Иҗтимагый оешмалар дәүләтебезгә халык­ларның телен, мәдәниятен һәм гореф-гадәтләрен сакларга ярдәм итә.

— Башкортстанда яшәүче татарлар — республика тормышы­ның барлык өлкәлә-рендә дә эшләп килүче, төпле, дәртле, көчле милләт. Бүгенге Башкортстандагы имин һәм җитеш тормыш күп төбәкләргә үрнәк булып тора. Моның нигезендә башкорт, урыс һәм татарларның дуслыгы ята. Бергә булыйк, бердәм булыйк, — диде Дәүләт думасы депутаты, Башкортстан халыклары ассамблеясе советы рәисе Зөһрә Рәхмәтуллина.
— Иҗтимагый оешманың юбилеен үткәрүдә күрсәткән ярдәмнәре өчен республика җитәк-челегенә, Мәгариф һәм Мәдәният министрлыкларына зур рәхмәт. Эшчәнлегебездә без республика власть органнарының ярдәмен тоябыз. Алдагы елларда автономия Башкортстан татарлары үсешендә яңа эшлекле башлангычлар һәм проектлар гамәлгә ашырыр дип уйлыйм. Без бергә яхшырак булдырабыз! — диде Башкортстан татарлары милли-мәдәни автономиясе Советы рәисе, Дәүләт җыелышы-Корылтай депутаты Римма Үтәшева.

Педагогларга — республика Мәгариф министрлыгының, район оешмалары җитәкчеләренә Федераль милли-мәдәни автоно-миянең Мактау грамоталары һәм Рәхмәт хатлары тапшырылды. Чарада милли-мәдәни автоно-миягә 10 ел тулу уңаеннан төше­релгән фильм тәкъдим ителде.

https://kiziltan.rbsmi.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*