tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Бергәләп эшләргә вакыт җитте
Бергәләп эшләргә вакыт җитте

Бергәләп эшләргә вакыт җитте

Татар яшьләрен берләштерүче фестиваль 200 ләп егетне һәм кызны җыйган. «Ковер» яшьләр үзәге белгече Диана Ахунова әйтүенчә, яшьләр белән аралашып, тәҗрибә туплау өчен бик яхшы форсат булган.

Чарага барырга аңа һәм үзәкнең тагын бер белгече Фелиция Габдуллинага Бөтендөнья татар конгрессының Түбән Кама бүлеге тәкъдим иткән. Ерак сәфәргә барып кайтырга ярдәм кулы сузарга теләгән хәйрияче дә табылган.

Иске Купавна шәһәре янында үткән чарада, нигездә, җирле егетләр һәм кызлар катнашкан. Түбәнкамалылар Швейцариядән һәм Лондоннан килгән яшьләр белән дә танышып өлгергәннәр. Бөекбритания татарлары вәкиле Диана Яхина Лондонда татар чаралары уздыру тәҗрибәсе белән уртаклашкан.

  • Мәскәүлеләр татарча бик яхшы сөйләшмәсә дә, тырышлыклары сокландырды. Алар аралашырга, үз халкы тарихы, мәдәнияте турында күбрәк белергә тели, – дип дәвам итте сүзен Диана.

Фестиваль барышында төрле мастер-класслар оештырылган: яшьләр махсус чакырылган Мәскәү шәһәре җәмигъ мәчете имамы Ислам хәзрәт Зариповка дин буенча сораулар биргәннәр.

Татар яшьләре Казанда актив булса, Түбән Камада сүлпәнрәк шул. Һәр уку йорты аерымлашкан. Шуңа күрә Диана, уку елы башлануга, мәктәпләргә, көллиятләргә барып, татар яшьләре белән әңгәмә уздырырга, «Безнең яшьләр» төркеменә җәлеп итәргә ниятли.

Лилия Заһретдинова

nkamsk-rt.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*