tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Без Талымхан авылы кешеләре
Без Талымхан авылы кешеләре

Без Талымхан авылы кешеләре

Төмән районы, Талымхан авылында яшәүче Мәрзия һәм Илмир Юскаевлар гаиләсендә 1984 елның 22нче июлендә беренче булып кыз бала дөньяга аваз сала. Аңа Гөлнара дип исем кушалар. Чая, хәрәкәтчән кыз әнисенә барлык эшләрендә дә булыша, ул гынамы – дәү әнисенә килеп идәнен дә юа, бәрәңге дә казый. Әлбәттә, бу әнисе тәрбиясе.

Гөлнара 2001 елны мәктәпне уңышлы тәмамлый. Ислам Сафин һәм Гөлнур Хәкимова җитәкчелегендәге концертларда актив катнаша, аны җырларга да, биергә дә өйрәтәләр. “Мин аларга әле дә рәхмәтлемен”, – дип сөйли Гөлнара.

2001 елны пешекче-кондитерлыкка ике ел укып белем алгач, башта балалар бакчасында хезмәт итә, аннары “Бройлер” кошчылык фабрикасына эшкә керә. Үзе кебек тырыш Талымхан егете Фәнил белән танышып, матур туй ясыйлар. Ул машина йөртүче булып эшли, башка һөнәрләре дә җитәрлек. 2007 елны кызлары Диана туа.

Гөлнара 2010 елны читтән торып Төмән авыл хуҗалыгы академиясенә укырга керә һәм уңышлы тәмамлый. 2015 елда Ринат исемле уллары туа. Хәзерге вакытта туган авылында балалар бакчасында тәрбияче ярдәмчесе булып эшли. Фәнил белән Гөлнараның Каскара авылында үз өйләре бар, анда да кайтып йөриләр, әти-әниләре исән.

Өлгер Гөлнара тормыш иптәшенең әти-әнисе белән вакытлыча бергә яшиләр. Ул олыларга, үзегезне саклагыз, авырмагыз дип теләкләр теләп тора.

Кызлары Диана да әнисе кебек җырлый, бии. Талымханның “Вак бәлеш” балалар төркеменә йөри. Күптән түгел Татарстанда үзләренең сәләтләрен күрсәтеп I урын алып кайттылар.

Әмир ЮСКАЕВ. Төмән районы, Талымхан авылы.

http://yanarish72.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*