tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Биюче, җырчы hәм нәфис сүз остасы
Биюче, җырчы hәм нәфис сүз остасы

Биюче, җырчы hәм нәфис сүз остасы

Талантлы кеше – бөтен яктан да талантлы, диләр. Әгeр кешенең ниндидер сәләте бар икән, ул аны тормышының барлык өлкәләрендә дә куллана. Шул ук вакытта Аллаhы Тәгалә тарафыннан бирелгән талант аның иясе өчен зур сынау да бит әле, чөнки ул аны түкми-чәчмичә, югалтмыйча, гомеренең соңгы көненә кадәр саклап барырга бурычлы.

Яңа Малыклы районы Урта Исәнтимер авылында көн күрүче Рәйсә Ислам кызы Шакурова гомере буе үзенең талантын тирә-юньдәгеләр белән ихлас күңелдән бүлешеп яши. Әлеге мөлаем, ягымлы, олы йөрәкле, саф чишмә суы челтерәгән сыман матур тавышлы ханымны төбәгебездә белмәгeн кеше юктыр инде хәзер. Тормыш иптәше Гакыйль Хасән улы белән алар икесе дә Россия Федерациясенең атказанган мәдәният хезмәткәре дигән мактаулы вә дәрәҗәле исем йөртәләр, өлкә hәм район чараларыннан, фестиваль-конкурслардан беркайчан да читтә калмыйлар. Алар үзләренең иҗади сәләтләрен җыр, музыка hәм театр сәнгатендә гаҗәеп дәрәҗәдe оста, күпләргә үрнәк булырлык итеп кулланалар.

Рәйсә Ислам кызы Урта Исәнтимер авылында туып үсә. 1981 елда туган авылы мәктәбен тәмамлаганнан соң, сәхнә белән бөтенләй бәйле булмаган тармакта — Ульяновскиның «Контактор» заводында контролер хезмәтен башкара hәм берүк вакытта бухгалтерлар әзерләүче курсларда укый. Ике ел үткәч, кияүгe чыга hәм дус-тату, бәхетле гаиләдә бер-бер артлы ике кыз бала якты дөньяга аваз сала. Шуннан бирле Рәйсә Ислам кызының тормыш hәм хезмәт юлы Урта Исәнтимер авылы мәдәният йорты белән турыдан-туры бәйле. Менә 35 ел инде ул биредә сәнгать җитәкчесе булып эшли. Максатка омтылучан ханым 1987 елда Ульяновскиның мәдәният-агарту училищесын уңышлы тәмамлап, клубта үткәрелә торган чаралар режиссеры белгечлеге буенча диплом алырга да өлгерә.

Рәйсә ханым — искиткеч талантлы шәхес, ул күпләр сокланырлык hәм көнләшерлек итеп бии, җырлый, шигырьләр укый, бәйрәмнәр уздыру өчен бай эчтәлекле, тирән мәгънәле сценарийлар яза. Yз эшенең чын остасы балаларны заманча hәм халык биюләренә дә өйрәтә. Ул 1989 елдан бирле «Халык үзешчән коллективы» исемен йөртүче «Бердәмлек» халык театрының алыштыргысыз режиссеры да әле. Утыз ел эчендә әлеге данлыклы театр коллективы татар драматургларының илледән артык спектаклен куйган. Алар арасында бүгенге заман авторлары да, классик язучыларыбыз да бар. Ульяновск heм Димитровград шәhәрләрендә, Татарстан Республикасының Нурлат, Әлки районнарында, Ульяновск hәм Самара өлкәләре авылларында «Бердәмлек» артистларын hәрвакыт җылы кабул итәләр hәм көчле алкышларга күмәләр. Төбәгебездә татар милли мәдәнияте үсешенә зур өлеш керткән өчен «Бердәмлек» театры 2013 елда Ульяновск өлкәсе cәнгать hәм мәдәни сәясәт министрлыгының Почет грамотасы белән бүләкләнә, ә 2014 елда «Халык мәдәнияте үзәге» өлкә дәүләт культура учреждениесенең Рәхмәт хатына лаек табыла. Рәйсә Шакурова — «Җиңү салюты» дип исемләнгән өлкә фестивале лауреаты hәм сәнгатьле уку өлкә конкурсы лауреаты.

Күпьеллык нәтиҗәле, фидакарь хезмәте, мәдәният hәм сәнгать өлкәсендә ирешкән казанышлары өчен 2002 елда аны РФ Мәдәният министрлыгы hәм Россия мәдәният хезмәткәрләре профсоюзының Мактау грамотасы белән бүләклиләр. 2007 елда аңа РФ Президенты Указы нигезендә «Россия Федерациясенең атказанган мәдәният хезмәткәре» дигән мактаулы исем бирелә, ә 2014 елда Татарстан Республикасы мәдәният министрлыгының «Мәдәнияттәге казанышлары өчен» билгесенә лаек була. 2013 елда «Язгы моңнар» вокаль ансамбле халык иҗатының «Талантларның туган ягы» өлкә фестиваль-конкурсының «Милли сәнгать» номинациясендә 1 нче дәрәҗәле лауреат дипломы белән бүләкләнә.

Рәйсә Ислам кызына берничe тапкыр ил, өлкә hәм район күләмендә оештырылган милли-мәдәни чараларны алып барырга насыйп итә. Тынгысыз йөрәкле сәхнә остасы легендар шагыйрь hәм рәссам, халыкара «Филантроп» премиясе лауреаты Гакыйль Сәгыйровның иҗатын киң катлам халыкка, төрле милләт вәкилләренә җиткерү юнәлешендә дә зур, бәhасез эш башкара. Рәйсә ханым үзеннән соң бай рухи hәм мәдәни мирас калдырган шәхеснең гыйбрәтле, hәркемне уйландырырлык шигырьләре hәм җырлары урын алган концерт программасын Ульяновск, Димитровград, Нурлат шәhәрләрендә, Ульяновск, Самара өлкәләре, Татарстан Республикасы авылларында яшәүче милләттәшләребез игътибарына тәкъдим итәргә өлгергән инде.

Рәйсә ханым — игелекле, саф күңелле, ачык йөзле, ярдәмчел кеше, ул үзенең гаиләсен, эшен, тамашачыларын hәм туган авылын, татар халкын яратып, якын күреп, милләтебезгә хезмәт итеп, аңа гомере буе тугрылык саклап, тормыштан ямь hәм тәм табып яши. Бәхет өчен шул да җитә ул, канәгатьлек хисе кичереп.

emet73.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*