tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Бохара шәһәрендә татар мәгърифәтчесе Шиһабетдин Мәрҗанигә мемориаль такта ачылды
Бохара шәһәрендә татар мәгърифәтчесе Шиһабетдин Мәрҗанигә мемориаль такта ачылды

Бохара шәһәрендә татар мәгърифәтчесе Шиһабетдин Мәрҗанигә мемориаль такта ачылды

Үзбәкстанның Бохара шәһәрендәге “Мир Араб” мәдрәсәсе югары дини белем бирүче уку йорты. Биредә күренекле шәхесләр гыйлем алган. Шуларның берсе Шиһабетдин Мәрҗани. Бүген биредә татар мәгърифәтчесе хөрмәтенә мемориаль такта ачылды.

Тантанада Татарстан Премьер-министры урынбасары, Милли Шура рәисе Васил Шәйхразиев, Бохара хакиме Кәрим Камолов, өлкә хәкиме Уктам Барноев, Үзбәкстан Министрлар Кабинеты каршындагы дин эшләре буенча комитет рәисе урынбасары Мозаффар Камилов, Үзбәкстан мөфтие Усманхан хәзрәт Әлимов, Татарстан  мөфтиенең беренче урынбасары Рөстәм хәзрәт Вәлиуллин, Татарстан мәдәният министры урынбасары Дамир Нотфуллин, галимнәр, шәкертләр катнашты.

Мәртәбәле чараны Г. Камал театры артисты Фәнис Җиһанша алып барды. Дога белән башлап җибәрделәр. Татарстан Премьер-министры урынбасары, Милли Шура рәисе Васил Шәйхразиев белдергәнчә, Ш. Мәрҗанигә мемориаль такта ачу турындагы фикер узган ел “Мир Араб” мәчетен караганда туа. Һәм менә ул тормышка да ашты.

Безнең тәкъдимне кабул иткәнегез өчен, Татарстан Президенты исеменнән  зур рәхмәт белдерәм. Үзбәкстанда безнең 320 мең кешебез яши. Ә Татарстанда 90 мең үзбәк гомер кичерә. Аллага шөкер, үзара аңлашып, дус-тату яшибез.

“Мир Араб” мәдрәсәсе мәйданында урнаштырылган такта өч телдә- русча, үзбәкчә, татарча (латин хәрефләре белән) язылган. Анда “1845-1849 елларда “Мир Араб” мәдрәсәсендә мәшһүр татар дин белгече, галим һәм фикер иясе Шиһабетдин Мәрҗани яшәгән һәм укыган” дигән мәгълүмат бирелә.

Истәлек такталары шулай ук Ш. Мәрҗани укыган сыйныфларга һәм галим яшәгән бүлмәгә дә куелды.

Мәгълүмат өчен: “Мир Араб” мәдрәсәсендә төрле елларда 35 күренекле шәхес белем алган. Алар арасында: Татарстан мөфтие Госман хәзрәт Исхаков, мөфти Тәлгат хәзрәт Таҗетдин, “Нурулла” мәчете имамы Габдулла Галиулла, мөфти Равил Гайнетдин, Санкт-Петербург Диния назәрәте рәисе булган Җәгъфәр Пончаев, дин галиме Гомәр Идрисов, Ростов өлкәсе мөфтие Җәгъфәр Бикмаев.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*