tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Бохарада Мәрҗани хөрмәтенә өч урында истәлек тактасы урнаштырылачак
Бохарада Мәрҗани хөрмәтенә өч урында истәлек тактасы урнаштырылачак

Бохарада Мәрҗани хөрмәтенә өч урында истәлек тактасы урнаштырылачак

Үзбәкстанның Бохара шәһәрендә өч урында дүрт истәлек тактасы урнаштырылачак. Бу хакта “Татар-информ”га Татарстан мәдәният министры урынбасары Дамир Натфуллин әйтте.

“Мәрҗанине монда бик хөрмәт итәләр, беләләр. Без истәлек такталары куйгач, тагын да күбрәк беләчәкләр”, – диде Дамир Натфуллин.

Истәлек такталарының икесе Шиһабетдин Мәрҗани укыган бинада – “Мир Араб” мәдрәсәсендә һәм ул яшәгән дип уйланылган урында – хөҗрәдә (шәкертләр яшәгән урын) куела. Ике телдә – рус һәм үзбәк телләрендә язылган такта ул яшәгән хөҗрәнең ике ягына куела. Бер такта сыйныф эченә, ә иң зур такта мәдрәсәнең эчке өлешендәге мәйданда урнаштырыла.

Мәйданда урнаштырыла торган иң зур истәлек тактасы өч телдә. Ул латуньнан ясалган,

мәйданның иң күренеп торган урынында махсус җиһазда – пюпитрда урнаштырылачак. Анда татарча (латиницада), русча, үзбәкчә “1845-1849 елларда “Мир Араб” мәдрәсәсендә мәшһүр татар дин белгече, галим һәм фикер иясе Шиһабетдин Мәрҗани яшәгән һәм укыган” дип язылган.

Шиһабетдин Мәрҗани (1818-1889) – мәгърифәтче, археолог, тарихчы, дин белгече. Утыздан артык хезмәт авторы.

“Мир Араб” Бохарада XVI гасырда төзелгән. Ул Советлар Союзы вакытында да эшләгән бердәнбер мәдрәсә. Мәдрәсә бинасы ЮНЕСКО исемлегенә кертелгән.

 

Рәмис Латыйпов

tatar-inform.tatar

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*