tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Быел Башкортстанда Сабантуйлар кайда һәм кайчан булачак?
Быел Башкортстанда Сабантуйлар кайда һәм кайчан булачак?

Быел Башкортстанда Сабантуйлар кайда һәм кайчан булачак?

Башкортстан Башлыгы вазыйфасын вакытлыча башкаручы Радий Хәбиров быел республика шәһәрләрендә һәм районнарында Сабантуй бәйрәмен үткәрү турындагы указга кул куйды.

Документ нигезендә, Сабантуйларның беренчесе 25 майда Стәрлетамак районында була.

  • Сабантуй 1 июньдә – Архангель, Бакалы, Бөре, Благовещен, Бөрҗән, Гафури, Зианчура, Зилаер, Илеш, Кырмыскалы, Миякә, Уфа һәм Хәйбулла районнарында;
  • 8 июньдә – Әлшәй, Аскын, Авыргазы, Баймак, Балтач, Нуриман, Белорет, Бишбүләк, Бүздәк, Борай, Дәүләкән, Дүртөйле, Ярмәкәй, Салават, Стәрлетамак, Тәтешле, Туймазы, Учалы, Федоровка, Чакмагыш, Чишмә, Шаран, Яңавыл районнарында, Күмертау шәһәрендә;
  • 9 июньдә – Благовар районында;
  • 12 июньдә – Уфа шәһәрендә;
  • 15 июньдә – Бәләбәй, Дуван, Краснокама, Мәчетле, Мишкә, Кушнаренко районнарында;
  • 22 июньдә – Әбҗәлил районында;
  • 29 июньдә Ишембай районында узачак

 

kiziltan.rbsmi.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*